Районыбыз үсеше – төзүчеләр хезмәте нәтиҗәсе
Төзүчеләр көне алдыннан Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев белән әңгәмә кордык. Сөйләшү барышында ул районда алып барылган төзелеш эшләре, дәүләт программалары һәм юллар торышы турында фикерләре белән уртаклашты.
— Илфак Шамилович, Төзүчеләр көне алдыннан районыбыздагы төзелеш тармагына күз салсак, соңгы елларда нинди уңай үзгәрешләр булды? Халык өчен әһәмиятле нинди объектлар төзелде һәм файдалануга тапшырылды?
Бүген без кояшлы, матур җәй көннәрендә, август аеның үзенчәлекле мизгелендә, һөнәри бәйрәм — Төзүчеләр көнен билгеләп үтәбез.
Бу — бик әһәмиятле һәм күркәм бәйрәм. Чөнки төзелеш — тормышның нигезе. Кайда төзелеш бара, анда һәрвакыт үсеш, яңарыш, алгарыш күзәтелә. Халык өчен мөһим булган бихисап объектлар яңартыла, яңадан төзелә һәм кулланылышка тапшырыла. Аларның барысы да безнең Актаныш халкына хезмәт итүче әһәмиятле социаль объектлар булып тора.
Районыбызда ел саен зур тырышлык белән төзелеш эшләре алып барыла. Узган елда да без бу юнәлештә саллы нәтиҗәләргә ирештек. Аерым алганда, район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзелеп файдалануга тапшырылды, шулай ук өр-яңа Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинасы сафка басты.
Бу эшләр — районыбызның тотрыклы үсеше, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә башкарылган зур хезмәтнең ачык мисалы.
— Илфак Шамилович, быел районда социаль әһәмияткә ия объектларны яңарту һәм төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелә. Шуларның берсе — район хастаханәсенең стационар бүлеген капитальный ремонтлау. Әлеге проектның әһәмияте, башкарылган эшләр һәм көтелгән нәтиҗәләр турында сөйләп китсәгез иде.
Әйе, районыбызда бик күп төзелеш эшләре башкарылды. Быел да бу юнәлештә эшләр киң колач белән дәвам итә. Халыкка тулырак мәгълүмат җиткерү максатыннан, аерым объектлар турында искәртеп үтү урынлы булыр дип саныйм.
Аерым алганда, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы кысаларында быел район хастаханәсенең стационар бүлегенә капиталь ремонт ясала. Әлеге проектның гомуми бәясе 236 миллион сум тәшкил итә. Күп еллар дәвамында яңартылмаган бинада бүген киң күләмле эшләр башкарыла: заманча санитар бүлмәләр булдыру, палаталарны тулысынча яңарту, электр челтәрләрен, канализация һәм җылылык системаларын алыштыру, шулай ук бинаның эчке бизәлешен яңарту каралган.
Әлеге мөһим объектта «Газстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эш алып бара. Оешма бу юнәлештә тәҗрибәле, эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкарырга омтыла. Шунысы да әһәмиятле: әлеге предприятие Актаныш районында теркәлгән, димәк, аның эшчәнлеге дә, салым керемнәре дә турыдан-туры районыбыз үсешенә хезмәт итә. Бу — безнең өчен зур әһәмияткә ия.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев