Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Ак каенлы ягым. Гөлназ Муллагалиева

10 февраля 2022, 21:50

Үземне белә белгәннән бирле иҗат эше белән шөгыльләнәм. Хәзер укучыларымны да үз артымнан ияртәм, иҗат дөньясына алып керергә тырышам.

 

Ак каенлы ягым

 

Каентүбәм – туган авылым,

Ап-ак каенлы җирем.

Тәүге тапкыр тәпи басып,

Тәүге сүз әйткән җирем.

 

Каентүбәм-туган ягым,

Туган ягым-гүзәл ягым.

Язын, җәен һәм дә көзен

Гөлгә күмелгән ягым.

 

Каентүбәм - ак ягым,

Кышын, син, тагын да ак.

Ак сүзенә тап төшерми

Яшисең озын-озак.

 

Каентүбәм –туган җирем,

Һәрьяклап та үрнәк син.

Терлекчелек, игенчелек,

Сәнгатьтә дә алда син.

 

Каентүбәм, халкың синең

Кунакчыл да, тырыш та.

Мәдәниятле һәр кешең,

Биюче дә, җырчы да.

 

Каентүбәм, синдәй яклар

Юктыр бу җир йөзендә?!

Горурланып,гашыйк булып

Яшим мин туган якта!

Нет комментариев