Хәтердә сакланырга тиешле фаҗига
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Хәтердә сакланырга тиешле фаҗига

30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу дата илебез тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен искә төшерә. Миллионлаган кеше, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр дә, тоталитар режимның корбанына әверелә, нахак гаепләүләр белән эзәрлекләнә, төрмәләргә һәм хезмәт лагерьларына озатыла, туган җирләреннән сөрелә.

Сәяси репрессияләр меңләгән гаиләнең язмышын җимерә, кешеләрне якыннарыннан аера, күпләрнең гомерен өзә. Гаепсезгә хөкем ителгәннәрнең фаҗигале язмышлары халкыбыз хәтерендә тирән эз калдыра.

Бу көн — репрессия корбаннары өчен кайгы һәм ихтирам көне. Шул ук вакытта ул яшь буын өчен тарихның авыр сабакларын аңлау, үткәннәрне өйрәнү һәм алардан нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә.

Тарихны онытмау, гаделсезлек корбаннарының исемнәрен хәтердә саклау һәм киләчәк буыннарга дөрес тарихи мәгълүмат җиткерү — һәрберебезнең бурычы. Үткәннәрне хәтердә саклау фаҗигаләрнең кабатланмавы өчен кирәк.

 


Нет комментариев