Чаллыда Актаныш районында туып-үскәннәр  җыела
Сез- Безнекеләр!

Чаллыда Актаныш районында туып-үскәннәр җыела

31 октябрьдә Актаныш районы якташларының очрашу кичәсе узачак.

Чара көндезге сәгать 14:00дә «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында үтәчәк.

Очрашу кичәсе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины, «Алтын йөрәкле кеше» исеменә лаек булган Гөлзада Рзаева алып бара. 

Мондый очрашулар — туган якка булган мәхәббәтне ныгыту, якташлар белән аралашу, уртак истәлекләрне яңарту һәм Актаныш җиренең күренекле шәхесләрен хөрмәтләү өчен матур мөмкинлек.

Барлык райондашларны һәм якташларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз!


Нет комментариев