Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Авылыма кайтып барышым. Резеда Нуртдинова

14 февраля 2022, 08:39

Мин - Пучы авылыннан Резеда Нуртдинова. "Туган авылым минем" бәйгесенә шигыремне тәкъдим итәм. Үзем Пучыда яшәсәм дә, туган авылым - Мөслим районы, Исәнсеф авылы. Шигырем дә Исәнсефкә багышланган.

Исәнсефем

Менә кабат өзелеп сагынудан

Авылыма кайтып барышым.

Синдә генә күңел тынычлана,

Тараладыр кайгы-сагышым.

 

Синдә генә ләззәтләнә җаным,

Синдә генә күңел очына.

Кайтып киләм менә, Исәнсефем,

Синдә үткән бала чагыма.

 

Сагынылган, өзелеп сагынылган

Сукмалары балачагымның,

Чыр-чу килеп, тупырдашып үскән,

Йөгерешкән нәни чагымның.

 

Сагындырган сулар чәчрәтеп,

Кенәзләрдә сулар керүләр,

Көтүлектә, буа буйларында

Көннәр буе көтү көтүләр.

 

Көтудэн сон авыл башларында

Сагындырган туплар тибүләр,

- Сагындырган һәр балачак төсе,

Шат авазлар, уйнау-көлүләр...

 

Сагындырган туган нигез төсе,

Әнкәемнең кайнар бәлеше,

Сагындырган тәртипсезлек өчен

Әткәемнең биргән өлеше...

 

Кайтып киләм менә сагынудан –

Балачакка кайтып барышым.

Каршыла син мине, Исәнсефем,

Тарат минем кайгы-сагышым.

Нет комментариев