Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Кендек каны тамган Мерәс авылы.... Гайсина Лилия

15 февраля 2022, 19:56

Ялан тәпи йөргән урамнарың

Төшләремә кереп йөдәтә.

Сагындыра икән туган авыл,

Яшь барса да, гомер үтсә дә...

 

Күңелемне сагыш чорнап алса,

Җан эзләсә үзенә тынычлык,

Уйларымда синең янга кайтам,

Йөрәгемә җыям сабырлык...

 

Үпкәләмә,авылым, рәнҗемә дә

Синнән киткән газиз балаңа...

Үзе түгел, аны тормыш йөртә

Язмышына язган юллардан.

 

Ә ул юллар гади генә түгел,

Һәркемнеке авыр, катлаулы...

Кемнәргәдер кайту насыйп әле,

Ә кемнәргә юллар бормалы...

 

Кендек каны тамган туган төбәк

Һәр баласын көтә сагынып.

Кайталганнар бик тә бәхетлеләр

Читтә калганнарга авырдыр...

 

Кан тартмаса, җан тартадыр диләр..

Хак, ышанам шушы сүзләргә.

Өлкәннәрнең үзләреннән ишеттем-

Теләмиләр читкә китәргә!

Нет комментариев