Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

"Авылыма дан!" Салахова Таңсылу

31 января 2022, 15:42

Авылыма дан! Авыл миңа якын, дуслар,

Сезгә ничек? Гомәр абый әйткән кебек- "Яшел бишек"!

Саф алтыннан ул бишекнең Чылбырлары,

Истә һаман бәллү көе, Бәллү җыры...

 

Аяк асты яшел келәм Истә гелән,

Чишмәсеннән су ташыган Кызлар белән...

Күкрәк тутрып сулыш алам- Әй, һавасы!..

Бәхет юрый һәр ишектә Ат дагасы...

 

Йолдызларын, язып тормыйм Айлы кичен,

Диңгез кеби дулкын-дулкын Үсә иген...

Һич авылны мактап туймыйм, Җырлыймын дан!

Ник дисәгез: мин үзем дә Чуракайдан!

Галерея

Нет комментариев