Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Туган авылым Карт авыл. Газетдинова Зәлия

08 февраля 2022, 20:26

"Карт" дигән булалар, никтер,

Минем туган авылны.

Гөрләп яши, СүбхәәнАллааһ,

Тидерми җил-давылны.

 

Җәй көннәре иртән иртүк

Көтү чыга урамнан.

Бала-чага кызык таба

Кышкы карлы бураннан.

 

Тирә-ягы хәтфә болын,

Яшел урман шавында.

Без-нәниләр гөр киләбез

Фәвәдисләр тавында.

 

Урамыбыз шома асфальт,

Ап-ак бәхет тоташтан.

Кечкенә авыл булса да,

Үзәк белән тоташкан.

 

Килә урманын иңлисем,

Тугайларын кичәсем.

Суын татып, тыңлар идем,

Болындагы чишмәсен.

 

Шул чишмәнең суларыннан

Өлкәннәр шифа алган.

Тик дәвамчы табылмаган,

Серле чишмә югалган.

 

Авылымны яратамын,

Шаулы шәһәр бик ерак.

Саф һавасына сокланып,

Сөенеп тибә йөрәк.

Нет комментариев