Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Туган авылым Михайловка. Резеда Мухаметянова

31 января 2022, 15:27

Михайловка - безнең авылыбыз,

Ике урам гына синдә бары

Синдә туып-үскән балаларны

Гел үзеңә җыеп тора алдың.

 

Ике урам арасында - кече елга.

Терпеленең як-ягында - таллары.

Наратлыклар янда, камырлыклар,

хәтеремнән чыга алмады!

 

Һәрбер яклап басу җәелгән,

Әйтерсең лә диңгез - Балык күле.

Карамиләшлекнең сузымыннан

Җиләк аланлыгы ерак түгел.

 

"Рус авылымы?" диеп сорый ла

Татарлары һәм руслары - бергә!

Милләт дуслыгын һәрчак саклап,

Безнең халык монда яши белә.

 

Бик кадерле була туган яклар

Балачаклар безнең үтте шунда.

Татар Михайловкасы сирәк була

Үзенчәлекле авыл ул шуңа!

Нет комментариев