Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

"ТУГАН АВЫЛЫМ МИНЕМ". Гөлназ Сәләхова.

13 января 2022, 13:01

"Бисмилла "дип башлыйм әле,

Шулай дисәң эш уңа.

"Бисмилла" диеп башласаң

Эшләр хәерле була.

 

"Актаныш сайты" сорагач

Кулыма каләм алам.

Оста шагыйрь булмасам да,

Бәлки булдыра алам?

 

Казан каласыннан ерак

Урнашкан ул Актаныш.

Бара-бара хәлләр бетә,

Нәкъ инде менә "Париж".

 

Әлфия һәм Минтимернең,

Туган ягы Актаныш.

Күп сөйләп торасы да юк

Алар һәркемгә таныш.

 

Хәнәви һәм Лилияне

Белмәгән кеше бармы?

Җырлаганда моңнар сыймый,

Әллә сәхнәләр тармы?

 

Асаф Валиев сәхнәдә

Эшләпәсен салырмы?

Әллә яшь егетләр кебек

Серле булып калырмы?

 

Кирам Сатый бар дөньяга

Актанышны танытты.

Һәр татарның күңелен

Сәнгать белән баетты.

 

Язучы да, галим дә,

Бакчачы да ул Фарсил.

Нигә санап торам инде

Ул просто универсал!

 

" Агыйдел" исемен йөртә

Җыр- бию ансамбле.

Гастрольләрдә күп йөриләр

Үзең барып күр әле.

 

Өздереп биеп җибәрә

Егетләре, кызлары.

Күңелләргә бик ятышлы

Көйләре һәм җырлары.

 

Җәен чәчәккә күмелә.

Актаныш урамнары.

Шаккатып карап торалар.

Чакырган кунаклары.

 

Ничек инде күмелмәсен

Чәчәкләре ал да гөл.

Алга алып бара безне

Глава Фаттахов Энгель.

 

"Нәмәкәй" дип сөйләшсәң,

"Актанышмы син?"- диләр,

Әйе инде, шул яктан мин,

Диалект бит, каһәр.

 

Яздым нәрсә уйлаганны

Яшәгез сез дус - тату,

Әгәр дә охшатмасагыз

Мин сорыйм сездән - Гафу!

Галерея

Нет комментариев