Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

"Туган авылым минем". Рәхмәтуллина Алинә

16 января 2022, 20:51

Туган авыл.

Безнең авыл-Түбән Яхшый

Матур табигатьле ул.

Ул әрәмә, болын, кырлар-

Һәммәсе дә матурлар.

 

Әрәмәдә үсми икән

Нинди генә үсемлек?

Ул карлыган, бөрлегәннәр,

Һәммәсе җиләк-җимеш.

 

Ул болын дигәннәре дә

Җиләктән генә тора.

Куе үлән арасыннан

Җир җиләкләре сора.

 

Шуның өчен яратам мин

Авылым табигатен.

Авылымның гүзәллеген

Һәм аның серлелеген.

 

Бездәге болын, кырлар,

Иксез-чиксез далалар.

Урманнар, агым сулар,

Сокландырырлык алар.

 

Авылымның уртасыннан

Кечкенә инеш ага.

Инеш читеннән, әлбәттә,

Бакалар сайрап кала.

 

“Ачы” әрәмәсендә

Үсми икән ни генә?!

Карлыган, бөрлегәнен

Кит әле күреп менә.

“Ташлыкул”ын җиләкләрнең

Шәплеге дип буладыр.

Ике Яхшыйны аерып,

Ул яр булып торадыр.

Нет комментариев