Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Туган авылым Су(ы)ксуым

13 февраля 2022, 14:52

Саф чишмәле Су(ы)ксуымнан

Дус кызларым көнләшә.

Сиңа рәхәт,-диләр алар,

-Чиста һава янәшә.

 

Дусларым кайткач бергәләп

Урманнарда йөрибез.

Гөмбә, җиләк, чәчәк җыеп,

Җырчы кошлар күзлибез.

 

Авылымны урталайга

Бүлә челтер чишмәбез.

Көтүлеккә төшкән суын

Сыерларга эчерэбез.

 

Туган авылым ямьле минем

Киң урамнары белән.

Авылымны шашып сөям

Ак бураннары белән.

 

Кышын чана-чаңгы шуам,

Җәй урманда йөгерәм.

Елгасында су коенам,

Барысына да өлгерәм.

 

Көләгештә балык тотып,

Рәхәтләнеп ял итәм.

Әти-әнием нигезен

Һәрвакыт хөрмәт итәм.

 

Авылымның табигате

Миңа һәрчак сөйкемле.

Табигать-мин, мин- табигать-

Без бербөтен шикелле!

Нет комментариев