Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

"Ямалым!". Нургалиева Айсылу Фирдинант кызы

07 февраля 2022, 18:43

Газиз җирем,туган нигезем

Була минем кече Ватаным!

Ата –бабам маңгай тирен түгеп,

Хезмәт иткән туган туфрагым.

 

Сөйләп китим әле, дуслар,

Туган ягым турында

Аның хакта бәян итим диеп

Каләм алдым әле кулыма.

 

Иң матур, иң гүзәл җирдә

Урнашкан авылым Ямалы

Иң ямьле, иң күркәм бер почмак-

Елгасы, сулары бормалы.

 

Авылымда яши тату халык,

Җир җимертеп бар да эшлиләр.

Булмасны булдырып, могҗиза тудырып

Шау-гөр килеп бездә яшиләр.

 

Мәктәбе, кибетләре бар,

Бар балалар бакчасы.

Мәдәният йорты, китапханә-

Шунда йөри барчасы.

 

Балык тотсаң елга- күлләре бар,

Ягулыкка – урман –әрәмә.

Мал асрасаң – яшел болыннары,

Иген иксәң –җире галәмәт.

 

Авылым халкы чын күңеле белән

Иҗатка, сәнгатькә бик гашыйк.

Яше- карты уйный, җырлый, бии,

Барысының тора дәрте ташып.

 

Ял итәргә ямьле су буйларын

Үз итәләр читләр, кунаклар.

Көнләшерлек итеп яши халкым

Гүя барсы якын туганнар.

 

Горурланам, авылым, синең белән

Балалар да тиздән үсеп җитәрлэр.

Синең йөзгә кызыллык китермичә,

Килэчэктэ файда итәрлэр!

Галерея

Нет комментариев