Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Актаныш-информ" яңа бәйгегә чакыра: Туган авылым минем!

Үз җиремдә (Такталачык авылын данлап) Гайсина Әдилә

15 февраля 2022, 20:02

Мин бәхетле диеп яшимен мин.

Бәхетлемен – әткәм-әнкәм бар.

Әби-бабам, энем, сеңлем белән

Көтеп торган якты өем бар.

 

Туган авылымда, үз җиремдә

Аламын мин ныклы белемне.

Бай тарихы гасырларга күчкән

Халкы аның гаять белемле.

 

Мөхтәр Мутин, Гамил Афзал белән

Горурланып яши авылыбыз.

Алар рухын саклый музеебыз,

Исемен йөртә урамнарыбыз.

 

Өлкәннәрнең эзләренә басып

Атлап килә урта, яшь буын.

Лилия апа, Ленар абыйларның

Шигырьләрен укыган яшь токым.

 

Вак-вак атлап, бик сакланып кына

Ачамын мин шигърият ишеген.

Шигырьләрдә күрәм яшәү ямен,

Тоямын мин туган як җилен.

Нет комментариев