Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Гөлләрем-гөлкәйләрем- Өй алдыбыз гөлбакча” конкурсында социаль хезмәткәр Гөлзирә Камалова җиңү яулады

08 сентября 2021, 09:16

1954

0

0

Начало конкурса: 08 сентября 2021

Иске Айман авыл җирлеге районда иң төзек, иң матур җирлек булуы белән билгеле. Халкының тәртипле, әдәпле, әхлаклы булуын раслап ай саен уздырыла торган 25 форма-киңәшмәләрдә дә алдынгы урыннарны гел яулап килә. Районда озак еллар уздырылап килгән “Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесен дзәвам итүчеләр дә айманлылар. Бәйгенең исемен тагы да тулыландырып “Гөлләрем-гөлкәйләрем- Өй алдыбыз гөлбакча” дип атаганнар.

Авылда яшәүчеләр өй һәм ишек алларында, капка төпләренә матур итеп чәчәкләр утыртканнар, иҗат җимешләрен инстаграм битенә куеп барганнар. Мәдәният йорты җитәкчесе Кадрия Сәетова бәйгедә актив катнашкан барлык авылдашларга “Авылыбызны матурлыкка күмгәнегез өчен зур рәхмәт!”,-дип җиңүчеләргә алдан әзерләгән бүләкләр тапшырды. Алар нәкъ чәчәк утыртучыларның күңеленә хуш килә торган, истәлек бүләкләре арасында чәчәк орлыклары салынган каплар.  
Мактаулы беренче урынга Гөлзирә Камалова лаек булды. Гөлзирә социаль хезмәткәр. Өлкән яшьтәгеләрне тәрбияләргә дә бакчасында йөзләгән төп чәчәк үстерергә дә өлгерә торган уңган, булдыклы  ханым.

 

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев