Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Игътибар! "Актаныш - информ"да Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган видеобәйге

25 марта 2020, 09:28

8073

0

0

Начало конкурса: 25 марта 2020

Хөрмәтле райондашлар, милләттәшләр!

 

Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган "Моң кайтавазың" исемендәге III республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесен игълан итәбез.

 

 

 

Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган

«Моң кайтавазы» исемендәге

III республикакүләм нәфис сүз видеобәйгесенең

нигезләмәсе

 

1. Гомуми мәгълүмат:

 

"Татарстан", "Болгар", Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, "Азан" һәм "Иман" радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап Актаныш районы үзәгендә шигырь бәйгесе оештырыла. Аның иҗаты аша балаларда газиз әниләргә, туган якка, туган илгә, үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвираның язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга була. Аның сөйләме - саф татарча, аһәңле, Татарстан радио һәм телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм. "Моң кайтавазы" дип аталган әлеге нәфис сүз видеобәйгесендә катнашырга тәкъдим итәбез.

 

2. Конкурсының максаты һәм бурычлары:

 

- нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;

- аларның иҗади потенциалын үстерү;

- татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалау;

- Актаныш төбәгендә яшәп һәм иҗат итеп, җуелмас эз калдырып киткән шәхес - Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисен тәрбияләү.

 

3. Конкурсны оештыручылар:

  • Резидә Храмова "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмә әгъзасы;
  • Руслан Усманов "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррире;
  • Гөлназ Шиһабетдинова - "Актаныш авазы" район телевидениесе җитәкчесе.

 

4. Үткәрү шартлары һәм тәртибе:

- Конкурста теләгән һәр кеше катнаша кала.

- Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:

1. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;

2. 1- 4 сыйныф укучылары;

3. 5 - 11 сыйныф укучылары;

4. 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

 

5. Бәйгегә тәкъдим ителүче эшләрне әзерләүгә таләпләр.

Бәйгедә катнашу өчен 5 куплеттан да артмаган шигырьне яттан сөйләп, видеоязмасын һәм түбәндәге гариза формасын тутырып kaitavaz@yandex.ru эл. почтасына "Актаныш авазына" дип ассызыклап җибәрергә кирәк. Өстенлек Э. Ибраһимова репертуарында булган әсәрләргә бирелә (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз);

  • Видео бары тик MP4 форматында гына кабул ителә.
  • Күләме буенча 100 Мб кысаларында (30 Мбтан зур булмаса оптималь!) булырга тиеш;
  • Эшләр башка конкурсларда катнашмаган булырга тиеш;
  • Видеомонтажда көй кулланган очракта авторлык хокукы якланырга тиеш.
  • Видеоязмалар һәм гаризалар 25 марттан 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Барлык катнашучыларның да видеолары "Актаныш-информ"ның рәсми Youtube каналында да урнаштырылачак.

Безнең сылтама:

https://www.youtube.com/channel/UC-EqRmSX978dFXE6iZ-Ht6Q?view_as=subscriber

Нәтиҗә ясаганда аерым номинациядә андагы карау саны һәм "лайк"лар да исәпкә алыначак.

 

6. Эшләрне бәяләү критерийлары:

 

- Бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;

- Видеоязманың оригинальлеге;

- Техник башкарылышы;

- Сәнгатьле сөйләм.

 

7. Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү:

 

- Конкурста катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен оештыру комитеты тарафыннан махсус комиссия (жюри) билгеләнә.

 

- Комиссия, конкурсның йомгаклау өлешендә катнашучылар әзерләгән чыгышларны тыңлап, беренче, икенче, өченче урыннарны һәм гран-прига лаек нәфис сүз осталарын билгеләячәк. Моннан тыш, махсус бүләкләр булуы да мөмкин. Һәр катнашучыга электрон диплом тапшырылачак.

 

Белешмәләр өчен телефон: 8-952-044-84-83

E-mail: kaitavaz@yandex.ru

 

 

Гариза формасы:

 

Катнашучының фамилиясе исеме

Катнашучының яше

Укыган/эшләгән урыны

Шигырьнең исеме һәм авторы

Җитәкченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

Телефон номеры

Электрон адресы

 

 

 

 

 

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев