Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА: Инвалидлар тормышына хисап, сорауларга җавап

Бүген хакимиятнең кече утырышлар залында Инвалидлар декадасына старт бирелү уңаеннан брифинг узды. Брифинг эшенә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова рәислегендә узды.

                   Брифинг эшендә район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова , үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев, пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, социаль  яклау бүлеге  җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Дәния Касыймова, социаль иминият фонды җитәкчесе  Гөлнара Хөсәенова, башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова, Яңа Әлем авыл җирлегенең башлангыч инвалидар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасыйкова, матбугат вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыклары, башлангыч инвалидлар оешмасы рәисләре сөйләшүгә онлайн форматта кушылды. 

              2006 елдан башлап Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы карары нигезендә  3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнә.


                Республикада һәм  районыбызда 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге уза. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә. Бүгенге брифингта да еллык эшчәнлеккә бәя бирелү белән беррәттән халыкны борчыган сорауларга җавап бирелде. 
              Районда барлыгы 2131 инвалид бар. Шулардан 1 нче төркем инвалидлар саны – 308, 2 нче төркем- 723, 3 нче төркем- 1103. Инвалид балалар саны- 90. Сугыш инвалидлары – 5, постельдә ятучы инвалид балалар саны- 6.

             Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагы да баетылды, өстәмәләр кертелде.

Ункөнлек чаралар планы белән брифингта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды. 

           Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова еллык эшчәнлек турындабәян иткәндә кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне күтәрде. Бу хакта сез "Актаныш-информ"ның ВК челтәрендәге туры эфир язмасы аша таныша аласыз. 

           Үзәк хастаханә баш табибы Айдар Хәев үз чыгышыннан соң халыктан кергән сорауларга да җавап бирде. Үзәк хастаханәнең стационар бүлекләрендә, бигрәк тә хирургия бүлегендә бәрәфнең инвалидлар өчен җиһазландырылмаган. Киләчәктә бу проблеманы хәл ителер дип көтәбез.

        Район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров социаль иминият фондының хәзерге вакытта пенсия бүлегенә күчүен хәбәр итте. Инвалидларга пенсия түләүдәге үзгәрешләр турында сөйләде.  Яңа Әлем авыл җирлегенең башлангыч инвалидар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасыйкова җирлектә җитәкчелек, иганәчеләр ярдәме белән инвалидларга олы ярдәм күрсәтелүен хәбәр итте.

Социаль иминият фонды җитәкчесе  Гөлнара Хөсәенова инвалидларга күрсәтелүче дәүләт ярдәмнәре белән таныштырды.

Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Сирина Шәехова инвалид кешесе булган гаиләнең торак төзүдә килеп туган аңлашылмаучылыкка ачыклык кертте.

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров шулай ук "Актаныш-информ" аша кергән шикаятькә җавап бирде.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев