Социаль контракт: үз эшеңне башлау өчен дәүләт ярдәме
Хакимият сәгате

Социаль контракт: үз эшеңне башлау өчен дәүләт ярдәме

Актаныш районында социаль контракт ярдәмендә райондашларыбыз яңа эш урыннары булдыра, һөнәри эшчәнлекләрен киңәйтә һәм гаилә керемнәрен арттырырга омтыла. Комиссия әгъзалары дәүләт ярдәме алган кешеләрнең эш барышы белән танышты.

40 райондашыбыз белән контракт төзелгән

Актаныш районында социаль контрактлар төзү эше быел да дәвам итә. Бүгенге көнгә 40 райондашыбыз белән килешү төзелгән. Алар арасында шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар, үз эшен башлап җибәрүчеләр һәм эшкә урнашуга юнәлдерелгән ярдәм алучылар бар.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова аңлатуынча, программаның төп максаты – аз керемле гаиләләргә матди хәлен яхшыртырга, даими керем чыганагы булдырырга һәм киләчәктә үзләрен мөстәкыйль тәэмин итәргә ярдәм итү.

Үз эшен башлап җибәрүчеләргә 350 мең сумга кадәр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга 200 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтелә. Эшкә урнашуга юнәлдерелгән контрактлар буенча дүрт түләү каралган. Социаль контракт төзү өчен гаиләнең керемнәре тикшерелә, үз эшен ачарга теләүчеләр тест уза, бизнес-план әзерли һәм аны комиссия алдында яклый.алдында яклый.

Дәүләт ярдәме максатчан кулланылырга тиеш

Социаль контракт нигезендә акча алган кешеләрнең эшчәнлеге комиссия тарафыннан контрольдә тотыла. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова, Лиана Сираева һәм комиссиянең башка әгъзалары райондашларыбызның сатып алган җиһазларын, техникаларын һәм документларын тикшерә. Бу юлы каралган өч очракта да барлык әйберләр һәм документлар тәртиптә булган.

Комиссия әгъзасы Алмаз Нурлыев сүзләренчә, дәүләт ярдәменең төп максаты – кешегә үз эшен башлап җибәрергә һәм аны үстерергә ярдәм итү. Шуңа күрә бүленгән акчаның бизнес-планда күрсәтелгән максатларга тотылуы аеруча мөһим. Комиссия гариза бирүчеләргә эшне дөрес оештыру, кирәкле җиһазларны сайлау һәм бизнес-план әзерләү мәсьәләләрендә дә ярдәм итә.

Социаль контракт буенча алынган акча билгеләнгән максатларга гына тотылырга тиеш. Сатып алынган җиһазлар бизнес-планда күрсәтелгәннәргә туры килергә, һәр чыгым документлар белән расланырга тиеш. Акчаны башка максатларда куллану, сатып алынмаган җиһазны алган итеп күрсәтү яки тикшерү вакытында дөрес булмаган мәгълүмат бирү рөхсәт ителми. Мондый очраклар ачыкланса, акчаны тулысынча яки өлешчә кире кайтару таләп ителергә мөмкин. Шуңа күрә дәүләт ярдәменә җаваплы карау һәм аның һәр сумын тиешле максатка тоту зарур.

Райондашларыбыз үз эшләрен үстерә

Социаль контракт ярдәмендә Актанышта төрле юнәлешләрдә эш башлап җибәрүчеләр бар. Айнур Латыйпов автомобиль кузовындагы батынкы урыннарны буяусыз төзәтү хезмәте күрсәтә. Дәүләт ярдәме аңа кирәкле җиһазлар сатып алып, эш коралларын тулыландырырга мөмкинлек биргән. Әлеге хезмәт автомобильнең завод буявын саклап калырга ярдәм итә. Айнур Латыйпов

Линар Халилов күчмә автомобиль диагностикасы һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Ул чакыру буенча юлга чыга, двигатель, тизлек тартмасы һәм электроника белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. Социаль контракт нигезендә алынган җиһазлар аңа хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтергә булышкан.Линар Халилов

Айдар Вәзиев махсус хәрби операциядән кайтканнан соң үз эшен башлап җибәрергә карар кыла. Ул 2023 елның октябрь ахырында махсус хәрби операциягә китә, яраланып, сәламәтлеге сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң туган ягына кайта. Үз эшен оештыру теләге белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Дәүләт ярдәме аңа гранит ташларга язулар төшерү өчен станок һәм гравировка аппараты сатып алырга мөмкинлек биргән. Ике айдан артык вакыт дәвамында ул заказлар кабул итә һәм эшен үстерә.Айдар Вәзиев

Актаныш районында махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә үз эшләрен башлап җибәрү өчен ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Бу юнәлештәге ярдәмнең үзенчәлеге – контракт төзегәндә керемнәрне исәпкә алмау. Киләчәктә әлеге категориядәге гражданнар белән эшне киңәйтү планлаштырыла.

Социаль контракт – кешегә үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга, һөнәри тәҗрибәсен эшкә җигәргә һәм гаиләсе өчен даими керем чыганагы булдырырга ярдәм итүче чара. Аның нәтиҗәсе дәүләт ярдәменең дөрес кулланылуына һәм контракт алучының үз эшенә җаваплы каравына бәйле.


Нет комментариев