Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җитәкчелегендәге мөхтәрәм кунаклар Актаныш гимназиясендә булдылар. Республикабызның әйдәп баручы белем бирү оешмаларының берсе булган гимназиядә кунакларны туган телдә укыту, милли тәрбия, сәләтле балалар белән эшләү һәм авторлык проектларын гамәлгә ашыру юнәлешләрендәге тәҗрибә белән таныштырдылар.
Туган телгә мәхәббәт проектлардан башлана
Комиссия үз эшен гимназиянең туган телне үстерү һәм милли тәрбия юнәлешендәге проектлары белән танышудан башлады. Иҗади бәйгеләрдә Гран-при яулаган укучылар үзләренең проект эшчәнлеге турында сөйләделәр, ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар.

Якташларыбыз — драматург Данил Салихов һәм шагыйрь Илфак Ибраһимов исемнәрен йөртүче татар теле һәм әдәбияты кабинетлары да кунакларда соклану уятты. Әлеге кабинетлар — туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү, әдәби мирасыбызны өйрәнү һәм яшь буында милли үзаң формалаштыру юнәлешендә мөһим эш алып барылуын күрсәтүче мохит.

Гимназиядә укучыларның белем алуын тормыш белән бәйләүгә, туган якны өйрәнүгә һәм милли кыйммәтләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Башлангыч сыйныфларда укучыларны, ата-аналарны һәм сыйныф коллективын берләштергән «Идел-йорт» проекты гамәлгә ашырыла. «Вакыт. Заман. Хәтер» проекты кысаларында туган як тарихы өйрәнелә, ә туган җирлегебездә үсүче үсемлекләрне өйрәнүгә багышланган эшчәнлек балаларда табигатькә сакчыл караш һәм тикшеренү күнекмәләре тәрбияли.
5–11 сыйныфларда милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм традицияләрне саклау, һөнәрчелекне үстерү, интеллектуаль сәләтләрне ачу юнәлешләрендә сыйныф проектлары тормышка ашырыла. Әлеге эшләр гимназиянең үзенчәлекле авторлык тәҗрибәсен тәшкил итә.
Сәләтле балалар белән эшләү — уртак хезмәт нәтиҗәсе
Гимназия коллективының сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерү, укыту-тәрбия процессында инновацион алымнар куллану тәҗрибәсе белән директор урынбасарлары һәм методик берләшмә җитәкчеләре таныштырды. Алар ирешелгән уңышлар, алга куелган максатлар һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр.
Укучыларның иҗади, интеллектуаль һәм шәхси үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлектә укытучыларның һөнәри осталыгы, методик берләшмәләрнең эзлекле хезмәте һәм ата-аналар белән хезмәттәшлек мөһим урын алып тора.
15 еллык тәҗрибә — киләчәккә нигез
Гимназия директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмитҗанова кунакларны уку йортының 15 еллык тарихы, шушы чорда тупланган эш тәҗрибәсе, белем һәм тәрбия бирүдәге өстенлекле юнәлешләре белән таныштырды.
Ул укучыларның һәм укытучыларның белем бирү, тәрбия, уртак проектлар аша шәхес буларак үсү юнәлешләрендәге казанышларына тукталды. Гимназиянең бүгенге нәтиҗәләре артында педагогик коллективның эзлекле хезмәте, яңалыкка омтылышы һәм туган телебезгә, милли кыйммәтләребезгә тугрылыгы торуы ассызыкланды.
Туган телне укыту тәҗрибәсе игътибар үзәгендә
Кунаклар гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Аеруча татар телен һәм туган телне укыту юнәлешендәге тәҗрибә, укучыларның белем нәтиҗәләре кызыксыну уятты.
Гимназиянең эш тәҗрибәсен башка белем бирү оешмалары белән дә уртаклашу бурычы куелды. Бу исә уку йортында тупланган нәтиҗәле алымнарның киңрәк таралуына, туган телне саклау һәм үстерү эшенең яңа мөмкинлекләр белән баюына юл ача.
Актаныш гимназиясенең тәҗрибәсе шуны күрсәтә: туган телгә мәхәббәт, милли тәрбия, заманча укыту алымнары һәм иҗади эзләнү бергә үрелгәндә, укучыларның сәләтен ачу һәм шәхес буларак үстерү өчен ныклы нигез булдырыла.
Фотоларны район мәгариф идарәсе тәкъдим итте
Нет комментариев