Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Районыбызның хезмәт ияләре Актанышны чистарту өмәләрен башлап җибәрде

1 апрельдән районыбызда экологик чистарту икеайлыгы игълан ителде.

             Иртәләп килгән язның кояшлы көннәрендә тизрәк урамга чыгасы,  тирә-юньне җыештырасы, тәртипкә саласы килү бездә табигый хәл. Чөнки Актаныш элек-электән чисталыгы, матурлыгы белән дан казанды. Районыбызның оешма-предприятие коллективлары бүген зиратларда, юл буйларында актив эшли. Авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин  икеайлык барышында барлык территорияләрне- паркларны, чишмәләрне, урамнарны  чистарту бурычы куелганын әйтте. Зиратларны беренчеләрдән булып чистартуга керешкән газчыларга рәхмәтен әйтте. Ураза тәәмамлангач, чистарту эшләре тагы да җанланачак, бусы- халык тәкъдиме. Илнур Таһир улы шулай ук барлык авылдашларны ихаталарын, капка алларын тазартырга чакырды. Бу күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә дә кагыла.  

                Газ белән тәэмин итү оешмасы егетләре бүген иртәдән үк РТС бистәсендәге иске зиратны чистартуга кереште.

Газчылар  төптән үсеп чыккан куакларны балта белән чапкалап йөк машинасына төйиләр.

Корыган үләннәрне триммер белән чабалар. Соңыннан тырмалап тазарталар. Бүгенге өмәгә егетләр үзләренең эш кораллары белән килгәннәр, "Берәүнең дә бездә өмәдән калганы юк", ди оешмада эшләүчеләр. Чисталык икеайлыгы башлануга газ оешмасы территориясен дә чистартып куйганнар. 

               "СредВолгоВодхоз" оешмасы (элеккеге УНКВ) коллективы аскы Актанышка төшә торган Тау асты урамын ел саен күмәк көч белән чистартып, пакьләп куя. Быел да бердәм төстә өмәгә чыкканнар. Участок җитәкчесе Илбик абый өмәгә ике смена егетләрен алып килгән.

       - Ел саен кураларны, ботакларны чабабыз. Шушы урамдагы ихаталарда яшәүчеләр дә чисталыкны сакласын иде. Көздән бәрәңге сабакларын бакча артына-юл буена ыргыталар, безгә шуларны да чистартырга туры килә. Кешенең хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде, алай эшләмәскә кирәк,- диде Илбик абый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев