Кайбыч районының Кошман авылы мәктәбендә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе — 2026» һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән иң яхшы авыл педагоглары үз осталыкларын күрсәтте.
Конкурс финалында катнашучылар ачык дәресләр үткәрде, мастер-класслар күрсәтте, үз педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашты. Алар арасында Актаныш районы да лаеклы тәкъдим ителгән иде.
«Авыл укытучысы» исеме өчен Актаныш районының Пучы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Шәрифуллина көрәште. Ул үзенең ачык дәресе һәм педагогик осталыгы белән жюри игътибарын җәлеп итте.
Жюри әгъзалары — жюри рәисе, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова, милли белем бирү бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстанның халык укытучысы Кәмәрия Хәмидуллина, «Мәгариф» журналы редакторы Гөлүсә Закирова һәм башкалар бәя бирде.
Җиңүчеләрнең исемнәрен 2 октябрьдә Казанда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче республика күләмендәге тантанада игълан итәчәкләр. Без Ангелина Шәрифуллинага һәм барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы үткәрә.
Мәгълүмати партнерыбыз- «Кайбыч таңнары"
Нет комментариев