Бу көннәрдә Кәзкәй авылы җирлегенә караган Тыңламас авылында урнаштырылган юл билгеләренә аеруча игътибар бирелә. Авыл урамнарындагы билгеләр төзекләндерелә, ә кирәкле урыннарга өстәп куела.
Әлеге эшләр авыл халкының иминлеген тәэмин итү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатыннан башкарыла. Яңартылган билгеләр юлчыларга һәм җәяүлеләргә дөрес юнәлеш алырга ярдәм итәчәк, хәрәкәт иминлеген арттырачак.
Халык та үзгәрешләрне уңай бәяли: төзек юл билгеләре — иминлекле юлның нигезе бит ул.
Нет комментариев