Туган көнегез котлы булсын!
Бергәләп сөеник

Туган көнегез котлы булсын!

Бүген Колын авылында гомер итүче Сәлахова Хәдичә Сәлах кызы үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бу күркәм вакыйга авылдашлар өчен дә, якыннары өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.

Хәдичә Сәлах кызын гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котлады. Ул Хәдичә апага ихлас теләкләрен җиткерде: ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртуы һәм хөрмәтен тоеп яшәвен теләде. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.

Үз чиратында, Хәдичә апа күрсәтелгән игътибар өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Ул яшьләргә тынычлык, иминлек һәм бәхет теләде, үзенең гомер юлында туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Мондый очрашулар өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең матур бер үрнәге булып тора. Хәдичә Сәлах кызына тагын күп еллар сәламәтлектә, якыннары кайгыртуында яшәргә язсын!

 


Нет комментариев