Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алар- безнең киләчәк! (фотолар)

Актанышлыларның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышларының сере- буыннар элемтәсенең өзелмәвендә, үткәннәребезгә хөрмәт белән карап алардан үрнәк ала белүебездә. Үз көчебезгә таянып, матур, алгарышлы гомер кичерүебез ата-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең фидакарьлегенә, шул гадәтләрне югалтмыйча аларны яңа заман рухына уңышлы яраклаштырып дәвам итүче эшсөяр яшьләребезгә килеп ялгана. Буыннар чылбырын дәвам итүче яшь белгечләр Уңыш бәйрәмендә дә хөрмәтләнде. Аларга

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Чишмә» агрофирмасы ҖЧҖ баш ветеринар табибы Кузнецов Александр Сергей улына, «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ, баш зоотехнигы Габдрахманов Дамир Радик улына, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гомәрова Гүзәл Илшат кызына, «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторы Назимов Нурислам Раил улына, «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторы Хуҗин Илдар Фаил улына,  «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖ авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау слесаре Харисов Айнур Назыйм улына, Такталачык авылы участогы ветеринар- фельдшеры Ханова Рина Илбрус кызына,   Актаныш авылы участогы ветеринар табибы Вәлиева Сөмбел Әнәс кызына истәлек бүләкләре тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев