Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Бүген районыбыз укучылары “Аҗаган” бәйгесендә катнаша

Бүген «Батыр» спорткомплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль туры уза. Анда барысы 8 команда, районның гомуми белем бирү мәктәпләренең VIII сыйныф укучылары катнаша.

             Егетләр һәм кызларның быелгы “Аҗаган”да хәрби әзерлек дәрәҗәсе, физик мөмкинлекләре белән беррәттән илебез тарихын белүләрен дә тикшерәләр. 


            Хәрби-патриотик бәйге 3 зур блоктан тора. Хәрби әзерлек блогында һәр командадан 2 егет һәм 2 кыз “Калашников-АК-74” автоматын сүтеп-җыя.

Стройда йөрүдә барлык команда катнаша. Парад киемендәге укучылар урында әйләнеш ясау, йөреш вакытында хәрби сәламләүдә бәяләнде. Командирның команда белән идарә итүенә аерым билге куела.

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия командасы стройда йөрүгә ныклы әзерлек белән килгән. 


              Икенче блокта физик әзерлек сыналды. 3 егет һәм 2 кыз 10 метр ераклыктагы мишеньга урындыкка утырып төз атуда ярышты.

Эстафета Актанышның беренче санлы мәктәбе тирында узды.

“Батыр” спорткомплексында команданың һәр егете турникта тартылып,

ә кызлар идәннән этелеп 1 минут вакыт аралыгында көчләрен сынады.

“Дулкын” бассейнында 5 егет һәм 3 кыз йөзү сәләтен күрсәтте. 


            Команданың интеллектуаль белем дәрәҗәсе “Тарих сәхифәләре” тесты аша билгеләнде. 


             Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов районда балаларны, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар юнәлтелүен билгеләп үтте:


- Укучыларга спорт белән шөгыльләнергә, физик  яктан сәламәт булып үсәргә районда мөмкинлекләр бик күп.   Башка районнарда булмаган “Лачын” боз сарае, “Батыр”, “Иман” спорткомплекслары гөрләп эшли. Авыл җирлекләрендә дә ачык һавадагы спорт мәйданчыклары төзелде. Хәрби хезмәткә чакырылучылар, әфган сугышында катнашкан ветераннарны укучылар белән очрашуларга чакырабыз. Бу чараларның барысы да физик яктан көчле, туган илен якларга әзер булган балалар тәрбияләүгә хезмәт итә. Бүгенге ярышта без әлеге тәрбиянең нәтиҗәсен тоябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев