Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

"БлагоДарение" фонды бүген 7 яшьлек туган көнен каршылады

Бүген, 7 июльдә "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм һәм социаль инициативалар хәйрия фонды оешуга 7 ел тулды.

“БлагоДарение” фондына нигез салучы- хөрмәтле райондашыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Салихов Ирек Фәрит улын, фондның президенты Салихов Фәрит Муллагали улын, фонд коллективын чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз. 
 
 
“БлагоДарение” фонды озак еллар республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары гражданнары һәм мохтаҗ кешеләрнең инициативаларын хуплый. Хәйрия фонды ярдәмендә меңләгән кешенең тормышы яхшы якка үзгәрде. 7 ел дәверендә башкаларның бәхетсезлегенә битараф булмаган актив кешеләрне берләштергән фонд мөһим һәм кирәкле эш эшли - инвалид балаларга, социаль учреждениеләргә, аз керемле гражданнарга реаль ярдәм күрсәтелә. Актаныш районында көрәш, шахмат, бадминтон кебек спорт төрләрен үстерүдә, талантларның сләтен үстерүдә “БлагоДарение” фонды зур өлеш кертә. 
 
Хөрмәтле “БлагоДарение” фонды җитәкчелеге, күпсанлы игелекле кешеләрне берләштергән “БлагоДарение” фонды коллективы! 
Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам телибез. Бәйрәмегез котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев