Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«Дәниф абыйны күреп күземнән яшьләр килде»: Якташыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк!

Эстраданың танылган җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. Бу хакта аның якын дусты, җырчы, автор-башкаручы Ринас Әхмәтов хәбәр итте. «Күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк», - ди ул.

"Хөрмәтле дуслар, сәхнәдәшләр, якташлар, абзый-апалар! Сезгә тагын мөрәҗәгать итәргә булдык. Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. 


Бүгенге көндә күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Берничә ел элек Бехтерев авыруын дөрес дәваламау сәбәпле, бер күзе күрү сәләтен югалткан  иде инде. Бүген аның янына кергәч, фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп күземнән яшьләр килде. Мин аңа, ул миңа сиздермәскә тырыштык, чөнки ул беркайчан да үз авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ләкин бүген алга килеп баскан проблема үзенекен итте. Бик озак сөйләшеп утырдык. “Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микәнни инде?” - дип ул да елап җибәрде. Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк (сквозная пересадка роговицы). Кыйммәтле дигәннең бүгенге көндә миллион сумнан артык сумма икәнлеген аңлыйбыз инде… Кем күпме булдыра ала, зинһар ярдәм итик", - дип язган Ринас Әхмәтов.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

Получатель: Шарафетдинов Даниф Данилович
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев