Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Кышны яңартылган өйдә каршылаучы инвалид Флүсә Гаффанова: «Башак» җитәкчесенә рәхмәт!

Районыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шактый. Алар яшәгән йортлар тирәсеннән үтеп -сүтеп йөрсәк тә эчендә нинди гамь белән яшәгәннәрен кайчак бөтенләй белмибез, я белеп тә тә игътибарга алмыйбыз. Яңа Әлем авылында яшәүче 2 нче төркем инвалид Флүсә Гаффанова быелгы кышка яңарган, төзекләндерелгән йортында кыш чыгачак.

           Флүсә Гаффанова ире белән шушы йортны төзеп бетергәч кенә, 2019 нчы елда егылып аяксыз кала. Гәүдәсенең билдән аскы өлеше хәрәкәтләнми башлый. Монда йортны түгел, ә үз-үзеңне карау көн кадагына баса. Авыру хатынны гомер иткән ире дә ташлап китә.

Менә шундый аяныч хәлдә калган Флүсәне ярый әле туганнары, күршеләре онытмый. Социаль хезмәткәрдән дә бик уңа ул. Гөлназ Мирзаһитова авыру апаны да тәрбияли, барлык йорт эшләрен башкара, өйдә гөлләргә кадәр үстерә. 

             Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән инвалид коляскасында булса да хәрәкәтләнә башлаган Флүсә апаның өен матурлап косметик ремонт ясарга көче дә, хәле дә булмый.

Түшәмнәре- кырланмаган такта, стеналары- цемент блок, идәннәре дә калтырап тора. Йорттагы ремонт барышы белән без дә сентябрь аенда танышып кайткан идек- Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова: Райондашларның тормышын җирле иганәчеләр ярдәме белән яхшыртабыз

         Быелгы җәйдә район инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Разетдинова белән Яңа Әлем инвалидлары җитәкчесе Гөлчәчәк Фасыйхова бу вәзгыятьне ничек тә уңай хәл итү җаен барлый башлыйлар. Фәйрүзә апа "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиевкә мөрәҗәгать итә. Блоктан өелгән стеналарны штукатурлау, тигезләү, обойлар беркетү, өйнең түшәменә махсус өслек тарттыру, җылылык торбаларын буяу- барысын да Илүс Индус улы үзе оештыра.

          Бу вакытта Флүсә Гаффанованы туганнары Мирсәлим һәм Руфина Нуриәхмәтовлар үзләренә алып кайтып тәрбияли. Нәкъ 40 көн дигәндә йорт яңа күлмәген кия.

Бүген хуҗабикә чиста, матур, якты, җылы өендә балкып утыра.

- Бу кадәрне үк өмет итмәгән идем. Өем бик матур, ямьле, якты. Могҗиза булды инде бу. Тын алулар икенче хәзер. Инвалидлар оешмасы җитәкчеләре Фәйрүзәгә, Гөлчәчәккә, социаль хезмәткәр Гөлназга рәхмәт. Өемне ремонтлаган кызлар-егетләргә дә зур рәхмәт. Иң олы рәхмәтем- Илүс Ярмиевкә. Төзекләндерүне оештырды, бригада белән килеп кызлар-егетләр ялт иттерделәр. Хәзер бу матурлыктан авыруларым онытылып китә, -ди Флүсә апа.

   Фәйрүзә Сөнгать кызы үз канаты астындагы инвалидларның һәрберсен шундый матур тормышта яшәтер иде. Уңай мохит үзе үк сәламәт рух, күтәренке кәеф бүләк итә бит ул.

- Районның хуҗалык җитәкчеләре арасында болай итеп инвалидка ярдәм күрсәткән җитәкчеләр юк иде. Безгә менә шуны ныклап оештырып җибәрәсе бар. "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев сөйләшкәннән дә артыграк ярдәм күрсәтте. Ул моннан хәерчелеккә дә калмады, аңа Аллаһ башка җирдән бирер, Алла бирсә. Аның гаиләсенә, үзенә сәламәтлек, бәхет, шатлык, эшендә уңышлар теләп калам,-дип рәхмәтләр укый. 

       

  Социаль хезмәткәр Гөлназ Мирзаһитова да Флүсә апа өчен сөенә.

Утырып кына тора торган Флүсә апа кебек тагын 2 инвалидны карый ул. "Ялгыз, ятим Тамара әбинең газ казаны ватылды, аңа да ярдәм булсын иде", дип тагын бер мөмкинлеге чикләнгән авылдашы турында борчыла Гөлназ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев