Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды

Татарстанда ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе башланды. Аз керемле, күпбалалы, балаларны тәрбиягә алган, авыр хәлдә калган гаиләләргә, авыру балаларга күрсәтелә бу ярдәм.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикада 1 сентябрьдә 1413 белем бирү учреждениесе мәктәп укучылары өчен үз ишекләрен ача. 

Быел Татарстанда беренче сыйныфка 55300 бала укырга керә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, әти-әниләре мәктәпкә тулысынча әзерли алмаган балаларның барсына да игътибар бирелә.

– Узган ел аларның саны 15 меңнән артык булды. Күпбалалы гаиләләргә дә ярдәм итәбез. Былтыр андыйлар 5 меңгә якын иде. Аларга мәктәп формасы алырга булыштык. Шулай ук быел Донецк һәм Луганск республикаларыннан килгән 300дән артык баланы да мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәчәкбез, – диде министр урынбасары.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе Татарстанда 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев