Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе: Богады җирлегенә дә үтеп кердек

Районыбызның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова үзе дә тынмый, башкаларга да тынгы бирми торган җитәкче. Үз проблемалары белән ялгыз калган мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз юкка гына аңа тартылмый шул. Шушы көннәрдә генә тынгысыз педагог (Фәйрүзә апа гомер буе укытучы булып лаеклы ялга чыкты) Иске Богады җирлеге җитәкчелеген дә кузгатты.

              Җитәкчелек белән җирлектә яшәүче инвалидларның тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар. 4 мөмкинлеге чикләнгән авылдашның өйләрендә булып проблемалар өйрәнелде, аларны хәл итү юллары барланды.
Очрашу Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылды. 

- Бу инвалидлар үз көйләренә әйбәт кенә яшиләр. Аларның берсен социаль хезмәткәр карый. Өлкәнебез социаль хезмәткәрнең эшеннән бик канәгать. Ә менә өлкән яшьтәге Флүрә Сөләймановага һәм аның балачактан инвалид улына чын-чынлап материаль ярдәм кирәк булып чыкты,- ди район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

           Балачактан инвалид улын тәрбияләүче Флүрә Сөләйманова яшәгән йортның верандасына кышын кар, язын-көзен яңгыр суы үтеп җәфалый. Флүрә апа бу эшкә әллә кайчан җыена, материаллар да алып куйган. Әмма акча җиткерә алмау чабудан тарта. Фәйрүзә Разетдинова авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов белән сөйләшкәннән соң, боз урыныннан кузгала. 


             Авыр тормышлы гаиләнең хәленә кереп Илсур Фәттахов тиз арада төзүчеләрне таба, веранданы төзекләндерүне оештыра. Ярдәмгә хуҗалык, мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре, башка авылдашлар үзләреннән өлеш кертә. Ике атна дигәндә балта осталары төзелешне тәмамлый. 


        - Флүрә апа бик сөенде, анннан бигрәк үзем сөендем. Әле безнең Богады җирлегендә үтеп керә алганыбыз юк иде. Җирлек башлыгының битарафлык күрсәтмичә бу эшне оештыруы да яхшы булды,- ди Фәйрүзә Разетдинова.

                 Сөләймановлар яшәгән йортның түбәсе дә ремонт сорый. Анысы да  мәрхәмәтле райондашларыбыз булышлыгы белән яңарыр дигән теләктә без. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев