Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Актаныш спортчысын уңышлары белән тәбрик итте

      Актаныш егете, танылган спортчы Равил Хаҗиев физкультура-спорт юнәлешендәге уңышлары белән безне гел сөендереп тора. Күптән түгел Равил "Ядран-Ойл" компаниясе исеменнән "ТүбәнКамаНефтехим" ПАО оештырган ачык Кубок ярышында катнашты.

                5 этапны берләштергән ачык Кубок Равил Хаҗиев  30-45 яшьтәге ир-егетләр арасында беренче килеп җиңү яулады. 

                    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Равил Хаҗиевны әлеге зур уңышы белән котлады. Равил спорт өлкәсендәге ярышларга әзерләнү, катнашу, башка чыгымнар буенча ярдәм иткәне өчен Ирек Фәрит улына олы рәхмәтен белдерде.

                 Очрашуда спортчы һәм меценат арасында эшлекле сөйләшү дә булды. Ике арада 2022-2023 нче елга максатлар билгеләнде. "Гонка героев- Геройлар ярышы"нда катнашып югары нәтиҗәләргә ирешүдә хәйрияче Ирек Салихов барлык ярдәмне дә күрсәтәчәкбез, дип, Равилгә бәйгедә җиңү бурычын куйды.

       Шушы көннәрдә Бөгелмә районы Карабаш поселогында якташыбыз, сәясәтче, бизнесмен, хәйрияче Ирек Салихов призына милли көрәш ярышы узуы көтелә. Турнирда Баулы, Бөгелмә, Ютазы һәм Актаныш районнарыннан  укучы балалар бил алышачак. Бу бәйгедә дә егетләребез сынатмас, үзебезнең районда туып-үскән Ирек, Равил абыйлары үрнәгендә, җиңүгә ихтыяр көчен туплап, Кубокны отарлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #АктанышҮткәннәнКиләчәккә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Ләйсән Газизова, "Актаныш-информ" Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Якташыбыз, сәясәтче, бизнесмен, хәйрияче Ирек Салихов Спортчы Равил Хаҗиев