Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Хәрбиләребезгә ярдәмгә

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”... Бу сүз-гыйбарә күптән инде халык телендә кулланыла. Ә инде сентябрь аенда, илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, ул бөтенләй икенче төрле, үзенчәлекле төсмер белән яңгыраш алды һәм районыбызда яшәүче ил, яудагы якташлар язмышына битараф кала алмаган райондашлар өчен көнүзәккә әверелде.

        Бүген дә игелекле һәм шәфкатьле йөрәкле якташыбыз, ТР Инкассация идарәсе башлыгы, Казан шәһәрендәге Актаныш якташлар оешмасы җитәкчесе Вәсим Хуҗаҗан улы Вахитов яугирләребезгә алып биргән "УАЗ- ПАТРИОТ" машинасы һәм волонтёрларның саллы ярдәме озатылды. Хәрбиләр "УАЗ-ПАТРИОТ" автомобилен югары бәяли- ул тулысынча броня белән капланган, тәрәзәләрен, пыяла өлешләрен бернинди пуля тишә алырлык түгел. Бәясе дә бик кыйммәт, идарә панеле, двигателе, җиһазланыш ягыннан да үтә заманча һәм комфортлы эшләнгән.

Игелекле-шәфкатьле райондашларның күп булуы сокландыра һәм горурлык хисләре уята.

Реклама

ФОТОРЕПОРТАЖГА СЫЛТАМА: https://vk.com/album-31077111_291506633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев