Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

ҖАНИСӘП ТАРИХЫННАН: Райондашыбыз 1970 елгы халык санын алуда СССР Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә лаек булган

Рәкыя апа Кәрамиева Татар Суыксуы авылының аяклы тарихы. Авыл турында, җирлек тарихы хакындагы барлык сорауларга да тулы итеп җавап бирә. Шуңа күрә ул яшәгән йорттан туган якны өйрәнүчеләр, укучылар, китапханәчеләр эзне суытмый. Хәтта Казаннан да китап язучылар Рәкыя апа янына килә.

Рәкыя Кәрамиева озак еллар авылда китапханәче булып эшли. Бер үк вакытта аңа күптөрле җәмәгать эшләре йөкләнә. СССРда 1970 елда үткәрелгән халык санын алу кампаниясендә катнаша. Намуслы хезмәте югары бәяләнә Рәкыя апаның- ул СССР Министрлар Советының  Рәхмәтенә лаек була. 
-    Халык санын алуда бик төгәллек кирәк. Ялгышмаска тырышып, кат-кат санап, кулдан язып эшләдек. Бүген яңа аппарталар белән язалар, шаккатып утырам. Халык исәбен дөрес алсыннар, диде Рәкыя апа җанисәпчеләрнең сорауларына җавап биргәннән соң.
Татар Суыксуы һәм Карт авылларында халык санын алучы булып эшләүче Ленара Галимова авылдашларының халык санын алуга җитди каравы турында белдерде. 
-    Халык санын алуда беренче тапкыр катнашуым. Өйрәнеп киткәнче кыенрак булды. Планшет белән эшлибез, шунда ук мәгълүматларны электрон тутырып барабыз. Беркем дә каршы килми, милләтләрен әйтәләр. Мәгълүматларен яшерүчеләр юк, диде авылда китапханәче булып эшләүче Ленара Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев