Раниза Шакирова: «Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын»
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Раниза Шакирова: «Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын»

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләрендә катнашты. Районның мәгариф учреждениеләрендә оештырылган өйрәнүләрнең беренчесе Кадет-интернат мәктәбендә узды.

Кадет-интернат мәктәбе өч сценарий буенча тикшерелде

Өйрәнүләр вакытында мәгариф учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре өч төрле сценарий буенча тикшерелде. Раниза Шакирова чара барышын күзәтеп, коллективның әзерлегенә һәм төрле хезмәтләр белән үзара эшчәнлеккә игътибар итте.

Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

Планнан тыш өйрәнүләр дә кирәк

Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый чаралар бер тапкыр гына үткәрелеп калырга тиеш түгел.

— Без бүген өч сценарий буенча эшне күзәттек, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясадык. Бу өйрәнүләр безгә тагын бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде: ел дәвамында да планнан тыш, көтмәгәндә өйрәнүләр үткәрергә кирәк. Чынбарлыкта килеп чыккан ситуациядә коллективның ничек реакция ясавы, дөрес һәм тиз карар кабул итә белүе бик мөһим, — диде Раниза Шакирова. Аның сүзләренчә, август киңәшмәсе барышында бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтеләчәк.

 

Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

«Бердәмлекне югалтмыйча эшләргә язсын»

Раниза Шакирова мәгариф оешмаларының ел дәвамында төрле структуралар белән берлектә эшләвен билгеләп үтте.

— Без ел дәвамында барлык структуралар белән бергә, бердәм эшлибез. Алга таба да шушы бердәмлекне югалтмыйча, эшләргә язсын. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар телим. Иң мөһиме — бүгенгедәй аяз күк йөзе булсын, — диде ул. Мәгариф идарәсе җитәкчесе тынычлыкның кадерен бүген аеруча тирәнрәк аңлау кирәклеген ассызыклады.

Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

«Тылсым» балалар бакчасында да өйрәнүләр узды

Өйрәнүләрнең икенче этабы Актаныштагы Химиклар урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан «Тылсым» балалар бакчасында үткәрелде.

Балалар бакчаларының үзенчәлеген исәпкә алып, мондый учреждениеләрдә иминлек мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

— Бу — аерым игътибар һәм зур җаваплылык таләп итә торган участок. Шуңа күрә тәрбиячеләрдән үтә дә игътибарлы булу, шулай ук ел дәвамында ата-аналар белән әлеге юнәлештә эш алып бару таләп ителә, — дип ассызыклады Раниза Шакирова.

Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

Бу күнегүләрнең реаль тормышта кирәк булмавын телибез

Раниза Шакирова бүгенге вазгыятьтә һәркемнең көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиешлеген билгеләп үтте.

— Дөнья бүген тыныч түгел. Көн саен диярлек төрле сигналлар килеп тора. Шуңа күрә нинди генә очрак булса да, һәрберебез әзер булырга тиеш. Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын. Барыгызга да бары тик тыныч тормыш, тыныч һәм аяз күк йөзе телим. Балаларыбыз исән-сау булсын, аларның сәламәт, шат тормышын күреп кенә яшәргә язсын, — диде мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Мондый өйрәнүләр өйрәнү генә булып калсын

Өйрәнүләрнең төп максаты — мәгариф учреждениеләренең гадәттән тыш һәм террорчылык характерындагы хәлләргә әзерлеген тикшерү, хезмәткәрләрнең оператив һәм дөрес эш итү күнекмәләрен ныгыту, шулай ук җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлекне камилләштерү.


Нет комментариев