Актаныш районы мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш районы мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды

Бүген Актаныш районының барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм башка мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы өйрәнүләр узды. Иҗат төркемебез кадет-интернат мәктәбе һәм «Тылсым» балалар бакчасында оештырылган өйрәнүләр барышын күзәтте.

Өйрәнүләр Россия Мәгариф министрлыгының махсус боерыгы нигезендә илнең барлык төбәкләрендә уздырылган «Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре» кысаларында оештырылды.

Актаныш районы Мәгариф идарәсе тарафыннан өйрәнүләрне әзерләү һәм үткәрү буенча тиешле боерык чыгарылган, оператив штаб составы расланган һәм чаралар планы төзелгән, -дип хәбәр итте мәгариф идарәсе белгече Айрат Кәрамов.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре

Өйрәнүләр барышында мәгариф учреждениеләрендә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең, сак хезмәтенең һәм ашыгыч хезмәтләрнең бердәм һәм дөрес эш итү алгоритмнары тикшерелде.

Өч төп шартлы ситуация каралды.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре

Беренче сценарий — бинаны басып алу һәм тотыкка алу. Шартлы рәвештә чит кешеләрнең- террористларның мәгариф учреждениесенә үтеп керүе, кешеләрне тотык итеп алуы күздә тотылды. Мондый очракта хезмәткәрләрнең һәм сакчыларның гамәлләре өйрәнелде. Алар тревога төймәсенә басып, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә тиеш иде. Алга таба полиция хезмәткәрләре килеп, вазгыятьне контрольгә ала һәм заложникларны азат итү буенча тиешле чаралар күрә.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре

Икенче сценарий — бинага ут төртү. Өйрәнүләр вакытында шартлы рәвештә мәгариф учреждениесенә үтеп кергән кешенең янгын чыгарырга омтылуы күрсәтелде. Бу очракта хезмәткәрләрнең янгын сүндерү хезмәтенә һәм башка оператив хезмәтләргә тиз арада хәбәр итүе, кул астындагы янгын сүндерү чараларыннан файдаланып, утны сүндерергә омтылуы өйрәнелде. Шул ук вакытта кешеләрне имин урынга, запас чыгу юллары аша эвакуацияләү алгоритмы да тикшерелде.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре

Өченче сценарий — пилотсыз очкыч һөҗүме. Соңгы вакыттагы вакыйгаларны исәпкә алып, шартлы рәвештә пилотсыз очкычның мәгариф учреждениесе бинасына килеп бәрелүе яки аның янына шартлаткыч җайланма ташлануы каралды. Мондый очракта төп бурыч — кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Шуңа күрә хезмәткәрләрнең һәм укучыларның запас чыгу юллары аша тиз һәм оешкан төстә эвакуацияләнү тәртибе эшләнде.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләреӨйрәнүләрнең төп максаты — гадәттән тыш һәм террорчылык характерындагы вазгыятьләр вакытында мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерү, аларның дөрес һәм оператив эш итү күнекмәләрен ныгыту, шулай ук ашыгыч хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлекне камилләштерү.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре

Районда оештырылган өйрәнүләрнең аерым өлешендә янгын сүндерүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме вәкилләре дә катнашты. Калган мәгариф учреждениеләрендә өйрәнүләр расланган план нигезендә мөстәкыйль рәвештә үткәрелде.

«Террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү буенча Бөтенроссия өйрәнүләре


Нет комментариев