Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген, 1 декабрь-Халыкара инвалидлар көнендә туры эфирда брифинг уза

2006 елдан башлап Берләштерелгән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнә.

               Республикада һәм безнең районыбызда да традиция нигезендә 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге уза. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игътибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.


           
           Мөмкинчелекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы чаралар эчтәлеге ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагы да баетылды, өстәмәләр кертелде.


    Хәзерге вакытта район хакимиятенең утырышлар залында  район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова рәислегендә Zoom форматында очрашу уза. Брифингта авыл җирлеге башлыклары,  башлангыч инвалидлар  оешмасы житәкчеләре, президиум әгъзалары катнаша. 

       Туры эфирны "Актаныш хәбәр"нең Телеграмм-каналында һәм "Актаныш-информ"ның Вконтакте төркемнәрендә карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев