Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген Актаныш районыннан 33 ир-егет хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнде

Бүген Актаныш районы икенче тапкыр хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрне озатты. Беренче чакырылышта егетләрне якыннары, туганнары, гаиләләре генә озатуга килсә, бүген әлеге вакыйга турында ишеткән һәрбер кеше Бөек Җиңү паркы каршындагы мәйдандагы чарада катнашуны үзенең бурычы дип саный.

            " Хезмәттәшебезнең энесе китә", дип, таныш-белешләренә көч бирергә теләүчеләр дә, "Ишеттек тә шуңа килдек", диючеләр дә булды. Түгәрәкләнеп баскан төркемнәрдә ир-ат канатларга сыенган әниләр, хатыннар, балалар.

 

-Актанышбаш җирлегеннән 3 егетебезне җибәрәбез: Актанышбаштан Айнур Гарипов, Чөгәнәдән Айназ Бакиров, Ирмәштән Рәсүл Закиров. Аларга 24, 29,  35 яшь. Барысы да гаиләле , куллары эш белә торган егетләр, - ди авыл башлыгы Гадел Маликов. 


                Рәсүл Закиров гаиләсе белән Актанышта яши, туган авылы Ирмәшкә көн саен кайтып йөри. Моннан 4 ел элек Саратовта хәрби хезмәт юлын уза Рәсүл. Хатыны Регина белән Данияр исемле 2 яшьлек уллары тәрбияләп үстергән мәлләре. 


- Повестканы кичә китерделәр, мине чакырачакларын белеп тордым. Абый да хәрби хезмәткә мобилизацияләнде, хәзер мин дә китәм. Чакырганнар икән- барырга кирәк,- ди  Рәсүл ышанычлы итеп.


           

  Ике игезәк бала әтисе Айназ Бакировның барлык якыннары да биредә. Бер-берсенә ике тамчы судай охшаш улы Нариман белән кызы Азизага әле генә 1 яшь тулган. Сабыйлар кызыксынып тирә-якны күзәтә. Ә менә Айназның әнисе белән хатынының күзләрендә яшь.

- Үзем 12 балалы гаиләдә үстем. Кияүгә чыгып 5 бала- 3 кыз, 2 ул таптым. Улларымның икесе дә хәрби хезмәттә булдылар. Олысы Әлмәттә яши, ә Айназ минем терәгем инде ул. Әтиләре дә үлеп киткәч, ул алтын баганам булды. Тизрәк бу афәтләр бетсен, улларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын,- ди Фәүзия апа. 

            Айназ Новосибирск якларында Эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Моннан 10 ел элек хезмәт иткән снайперлыкны аңа кабат исенә төшерергә туры киләчәк.

 

- Балаларымны бер дә калдырасым килми, бик бәләкәй бит әле алар, -ди егет. 

 

            Айназ кебек Чаллыда эшләп, Актаныш районында пропискада булган тагын бер егетне- Шамил Абдуллаевны дәү әнисе Роза апа белән кичә генә никахларын рәсмиләштергән хатыны Елена озаттылар.

    - Үзбәкстаннан күчеп кайткач, улым-оныгым минем карамакта булды. Тыңламастан Актанышка йөреп урта мәктәпне тәмамлады. Аннан Чаллыда юристлыкка укыды. Институтта укыганда "отстрочка" биргәннәр иде. Былтыр армиядә хезмәт итеп кайтты. Куркып тордык инде чакыру килгәнен. Менә кичә сөйгәне белән ЗАГСка кереп өйләнештеләр,- дип оныгы турында сөйли Роза апа, - Көндез укыды, кич эшләде. Миннән бер тиен акча алмыйча укып кеше булды. Инде дөньялар тизрәк тынычлансын, улларыбыз, оныкларыбыз исән-сау кайтып җитсеннәр,- дип күз яшьләрен cөртә дәү әни.

            "Тизрәк дөньялар тынычлансын!" дигән изге теләкне бүген һәркем кат-кат әйткәндер. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хәрби хезмәткә мобилизацияләнүче райондашларыбызга "Сез- батырлар! Сезгә каршы баручылар- сезнең кискән тырнакларыгызга да тормый. Исән-сау йөреп кайтыгыз, гаиләләрегез өчен борчылмагыз, бар да яхшы булыр",-дип мөрәҗәгать итте. 

                 Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин ир-егетләргә Ватаныбызны яратып, Ватаныбызга хезмәт итеп исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләде, хәзрәтебез искиткеч мәкам белән изге дога аятьләрен укыганда һәркем тып-тын калып, кулларын өскә күтәргәндә Аллаһыбызга ялваргандыр. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән мөселман солдатларына хәләл ризыклар әзерләнә. Мөхтәсибәтләрдән 5 млн сум акча җыелган. Әлеге ярдәмне кайнар ноктага Татарстан Мөфтие үзе  илтәчәк. Руслан хәзрәт хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләрнең балаларын көзге каникулда мәчетләрдә оештырылачак укуларга чакырды. Баланың догалар өйрәнүе ата-анасына, әби-бабаларына олы савап булып бара. Хәзрәт тарафыннан укылган тәрбияви вәгазьне дә һәркем күңеленә сеңдерде, тынгысызларның да җанына беразга булса да тынычылык иңде.  

            Автобуска утырганчы һәрбер райондашыбызга район эшмәкәрләре әзерләгән азык-төлек җыелмалары, термокиемнәр тапшырылды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев