Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Иң матур чәчәкләр - сезгә: Районыбызның гүзәл затлары Татарстан Рәисенең котлау тантанасында катнаша

Бүген башкалабыз Казанның «Корстон» күңел ачу бизнес үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы уза.

Анда республика җитәкчелеге- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе киңәшчесе , якташыбыз Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр, төрле районнардан килгән иң гүзәл затлар катнашты. 

 

-  8 Март, безнең барыбыз өчен дә күптән яраткан бәйрәмебезгә әверелде, - диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов , Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмгә җыелган гүзәл затларны котлап. - Сез, кадерле хатын-кызлар, дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез. Юкка гына 2024 елны Россия президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итмәде. Гаиләдә татулык һәм үзара аңлашуны сез- хатын-кызлар булдырасыз, - диде республика Рәисе.

 

 

Райондашларыбыз- социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова кураторлыгында "Актаныш" сайты мөхәррире Ләйсән Газизова, лаеклы ялдагы ветераннар  Илиза Шәвәлиева, Фәймә Шәйгәрданова, иң кадерле кешеләрен махсус хәрби операциягә озаткан батыр йөрәкле ханымнар- Иске Байсардан Эльвира Егембердиева белән Регина Бәйрәмова, Яңа Богадыдан Эльвира Арсланова әле матур бәйрәмнең шаһитлары булып хөрмәтләнәләр.

Тантанадан хәбәрләр - безнең алдагы язмаларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев