Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз алдынгылары Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте бүләкләренә лаек булды

Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте туган җир, туган төбәк белән ныклы элемтәдә. Актаныш якташлык җәмгыятен 1999 елдан башлап җитәкләүче Вәсим Вахитовның зур хезмәт нәтиҗәсе ул. Вәсим Хуҗаҗан улы Алдынгылар җыенына да бүләкләр белән кайтып райондашларны барлык якташлар исеменнән кайнар котлады.

        Вәсм Вахитов  махсус бүләкләрен- Актаныш якташлык җәмгыятенең медален һәм Рәхмәт хатын район башлыгы Ленар Зариповка

,

крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Әнис Хаҗиевка, “Чишмә” агрофирмасыннан Илдар Идрисовка тапшырды. 


-    Актаныш- саф татар районы, туган районыбызда авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәнгать, спорт зур үсеш алды. Татарстанның Беренче Президентының туган ягы буларак та Актанышка Россия күләмендә игътибар зур. Беренчеләрдән булып якташлар белән  Донбасска, Луганскида яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдык. “Донбасска хат” концертыннан 200 мең сумнан артык акча керде. Бу да безнең бердәм эшчәнлек турында сөйли. Актаныш Якташлар җәмгыяте якташлар бердәмлекләре арасында да сынатмый, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциациясе оештырган бәйгеләрдә 1, 2 урыннарны яулап киләбез,- дип якташлык җәмгыяте эшчәнлеге белән алдынгыларны таныштырды Вәсим Вахитов.

 

     Ләйсән ГАЗИЗОВА, “Актаныш-информ”
 

 

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев