Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Чисталык икеайлыгы

Актанышның икенче мәктәбе Җиңү паркын 9 май бәйрәменә әзерләде

Тиздән Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылаячакбыз. Бу мөһим датага районыбызда зур әзерлек эшләре алып барыла. Балалар да 9 май көненең никадәр кыйммәткә ия икәнлеген яхшы аңлый. Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары «ЭКОяз» акциясенә кушылып мәктәп каршындагы Җиңү паркын тәртипләргә теләк белдерде.

Мәктә укучыларының күбесе «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы әгъзалары, «БлагоДарение» волотерлык хәрәкәтендә катнашучылар да шактый. Әлеге актив укучылар чистарту өмәсе идеясен күтәреп алдылар. Шулай итеп, кичә, 26 апрель көнне бердәм төстә кызлар-егетләр районыбызның изге урыны-Бөек Җиңү паркы территорриясен тазарттылар. Парктагы чүп-чарларны җыйдылар, корыган үләннәрне тырмаладылар, һәйкәлләрнең постаментларын, баскычларын юдылар. Күмәк эш- тау күчерә, диләр. Бергәләп тотынгач, авыр тоелган эш тә бик тиз чигенә. 

Актанышның икенче санлы мәктәбе укучыларына әлеге изге гамәлләре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә илебез, җиребез, суыбыз өчен башларын салган батырларның рухын онытмагыз, аларның истәлеген кадерле ядкарь итеп саклагыз, әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев