Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Чисталык икеайлыгы

Ленин урамында яшәүчеләр өмәгә чакырып үрнәк күрсәтә

Бүген Ленин урамындагы 16нчы»А» йортында яшәүчеләр чисталык икеайлыгы традицияләренә тугры калып өмәгә чыкты. Йорт тирә-ягын тырмалап, себереп чүпләрен җыйдылар.

Язлар җитүгә кар астыннан кыш буена анда- монда чәчелеп коелган чүп-чар калка да кояшлы матур көннәрнең ямен җибәрә. Безнең татар халкы чиста, пөхтә бит ул. Беркайчан да аркылы ятканны атлап үтмәс, ипләп кенә тәртип урнаштырыр, кая гына барса да, кайда гына яшәсә дә тирә-якны чистартып, пөхтәләп куяр. Актанышлылар исә чисталык, матурлык тудыруда барысын да уздыра. Юкка гына Актанышка читтән килүчеләр бездәге төзеклеккә сокланып китми.

Ленин урамындагы 16 нчы "А" йортында яшәүчеләр үзебезнең традицияләргә тугры калып бүген бергәләп өмәгә чыкты. Йорт тирә-ягын тырмалап, себереп чүпләрен җыйдылар. Яшел үлән үсә торган балалар мәйданчыгын тазарттылар. Гаиләләр белән бердәм эшләгәч өмә озакка бармады, балалар да өлкәннәрдән күреп тырыштылар. Үзләре артыннан тудырылган чиста мохитка карап күңелләре тагы да күтәрелеп китте күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең Ахырдан бүгенге көннең истәлеге итеп бергәләп фотога төштеләр.

 Хөрмәтле актанышлылар, районыбыз халкы! Бердәмлектә-көч. Без дә бүгенге өмәчеләрдән күреп йорт, ишегалды, капка төпләрен чистартып, җыештырып куйыйк. Чисталык айлыгында үз өлешебезне кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев