10 декабрь 2024 яңалыклары
-
Актанышта булачак Яңа ел бәйрәме чараларының планы төзелде
Актанышта Яңа ел бәйрәмен үткәрү буенча кызыклы һәм эчтәлекле чаралар планы төзелде. Бүген аның белән Актаныш район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова таныштырды.
-
Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Яңа елны матур итеп каршылыйк
Бүген Актаныш районында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Демидов рәислек итте.
-
Бүген Арча районындагы фаҗигадә дүрт кеше һәлак була
Арча районында фаҗига. Renault машинасы, беренчел мәгълүматлар буенча, идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм УАЗ машинасы белән бәрелешә.
-
Игелек марафоны-2024: Алдынгылар хөрмәтләнде
Актанышта узган 25 нче «Игелек марафоны»нда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның яшәеше, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш керткән, спорт ярышларында мактаулы урыннарга ирешкәннәр хөрмәтләнде.
-
Актанышта узган «Игелек марафоны»нда 2 млн 28 мең 160 сум акча җыелды
Бүген Актанышта 25 нче тапкыр «Игелек марафоны» узды. Марафонда 2 миллион 28 мең 160 сум акча җыелды Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие, төзүче оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, «Игелек үзәге» хезмәткәрләре, спортчылар сәхнәгә күтәрелеп «Игелек марафоны»на үз өлешләрен керттеләр, марафон акчаларының райондашларыбызны сәламәтләндерүдә, авыр тормыш ситуациясендә калганнарга ярдәм итүдә файдалануын теләделәр.
-
Чирек гасыр шәфкать һәм ярдәм: Актаныш районында 25 нче тапкыр «Игелек марафоны» уза
Бүген, 10 декабрьдә Актаныш районында 25 нче ел “Игелек марафоны” уза. Чирек гасыр изге күңелле, мәрхәмәтле күңелле кешеләр сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызга ихластан ярдәм кулы суза.
-
Фәрит Салихов Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды
«БлагоДарение» Хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салиховка «Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.
-
Актаныш технология техникумы укытучысы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде
Актаныш технология техникумы укытучысы, «Без бергә» хәйрия концертларының оештыручысы һәм алып баручы Рөстәм Мусин «Россия патриоты» медале белән бүләкләнде.