Террорга каршы көрәш комиссиясендә: Яңа елны матур итеп каршылыйк
Бүген Актаныш районында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафаэль Демидов рәислек итте.
Озакламый Яңа ел бәйрәменә багышланган төрле чаралар үткәрелә башлый. Бәйрәм мизгелләрен хәвеф-хәтәрсез, югалтуларсыз уздыру иң мөһим бурыч.
Террорга каршы көрәш комиссиясендә Актаныш районы хакимияте һәм МЧС, полиция бүлеге җитәкчеләре нәкъ менә шул хакта сөйләште.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Актанышта Яңа ел чаралары планы белән таныштырды.
Ул
- 23 декабрьдә Үзәк чыршы ачылу тантанасы белән башланып китәчәк. Шушы ук көнне сәләтле балаларыбызны район башлыгының чыршы бәйрәмендә котлаячаклар.
- 25 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен, ә 27 декабрьдә махсус хәрби операциядәге солдатларның балалары катнашында Балалар иҗат үзәгендә чыршы бәйрәме үткәрелә.
- 28 декабрьдә Кышкы ярминкә, Үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме, Кыш бабайлар парады, Тройкалар парады оештырыла.
- 29, 30, 31 декабрьдә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Яңа ел бал-маскарадлары була.
- 1 -10 гыйнвар көннәрендә райондашларыбызны төрле спорт ярышларына чакырып калабыз.
Комиссия утырышында әлеге чараларда халык иминлеген тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау юллары уртага салып сөйләшенде. Массакүләм бәйрәм итү вакытында хакимият, полиция органнары вәкилләре, шәхси сак хезмәте тарафыннан даими кизү торулар оештырыла. Бәйрәм мәйданчыкларында, авыл җирлекләрендә шикле кешеләр, шикле әйберләр күргәндә халыкка шунда ук полиция хезмәтенә хәбәр итәргә кирәклеген аңлату бурычы куелды. Массакүләм халык җыела торган урыннарда һәркем иминлек кагыйдәләрен үтәргә тиеш, пиротехник шартлаткычларны куллану катгый тыела.
Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда түбәндәге телефоннарга шалтыратырга кирәк:
Алдагы язмаларыбызда иминлек кагыйдәләрен без тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев