Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Игелек марафоны-2024: Алдынгылар хөрмәтләнде

Актанышта узган 25 нче «Игелек марафоны»нда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның яшәеше, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш керткән, спорт ярышларында мактаулы урыннарга ирешкәннәр хөрмәтләнде.

Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында, яшәешендә зур өлеш кертүе, ярдәме, җәмәгать оешмасында актив эшчәнлеге өчен Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте үзәк идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
 

Богады авыл җирлеге инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Марсель Харисов, Яңа Әлем авыл җирлеге җирле инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасикова

, Иске Сәфәр авыл җирлегеннән Розалия Баянова җирлектә яшәүче инвалидларның тормышында актив катнашулары, зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесенең Мактау грамотасына лаек булдылар. 

20 яшькә кадәрге инвалидлар арасында республикакүләм спартакиадада II һәм 20 яшьтән 50 яшькә кадәрге инвалидлар арасында III урынга лаек булган Актаныш командалары да сәхнәгә чакырып хөрмәтләнделәр. Мактаулы бүләкләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев