Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актанышта узган «Игелек марафоны»нда 2 млн 28 мең 160 сум акча җыелды

Бүген Актанышта 25 нче тапкыр «Игелек марафоны» узды. Марафонда 2 миллион 28 мең 160 сум акча җыелды Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие, төзүче оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, «Игелек үзәге» хезмәткәрләре, спортчылар сәхнәгә күтәрелеп «Игелек марафоны»на үз өлешләрен керттеләр, марафон акчаларының райондашларыбызны сәламәтләндерүдә, авыр тормыш ситуациясендә калганнарга ярдәм итүдә файдалануын теләделәр.

Чирек гасыр дәвам иткән «Игелек марафоны» Актаныш районында яшәүчеләрнең никадәр кешелекле, мәрхәмәтле булуы хакында сөйли, ел саен райондашларыбыз, хезмәт коллективларында, хуҗалыкларда эшләүчеләр, эшмәкәрләр кулларыннан килгәнчә инвалидларга хәйрия ярдәме күрсәтә, акчалата булыша. 25 ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен озайту, сәламәтлекләрен кайтару, аякка бастыру, якты дөньяның матурлыгын күрсәтүдә «Игелек марафоны»ның өлешен әйтеп бетерү мөмкин түгел.

Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз белән алып барылган эшчәнлек турында сөйләде, уңышлар белән таныштырды, 2023 елда «Игелек марафоны»нда җыелган акчаларга хисап тотты. Шуңа да марафонны киләчәктә тагы да дәвам итү, чикләрен киңәйтү мөһим. Бу хакта бүгенге чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов ассызыклады. 

25 ел үткән дәвердә күпме кешегә ярдәм ителгән, күпме кешенең гомере алып калынган, күпме кешегә яшәргә дәрт өстәлгән. Бу изге «Игелек марафоны»н алдагы елларда да дәвам итәргә кирәк.

Сәламәт кеше эшкә бара да өенә кайта, ә мөмкинлеге чикләнгән кеше өчен һәрбер туган таң, һәрбер үткән көн зур батырлык. Шул авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәнегез, «Игелек марафоны»нда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! – диде Ленар Рафак улы һәм «Игелек марафоны»на старт биреп акчалата ярдәм күрсәтте.

Актаныш районы мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән актив эшләүче фидакарь затларга Россия, Татарстан, Актаныш районының мактаулары тапшырылды, республика инвалидлар спартакиадасы җиңүчеләре хөрмәтләнде.

Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие, төзүче оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, «Игелек үзәге» хезмәткәрләре, спортчылар сәхнәгә күтәрелеп «Игелек марафоны»на үз өлешләрен керттеләр, марафон акчаларының райондашларыбызны сәламәтләндерүдә, авыр тормыш ситуациясендә калганнарга ярдәм итүдә файдалануын теләделәр. 

Быелгы «Игелек марафоны»нда барысы 2 млн 28 мең 160 сум акча җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев