Актаныш

20 декабрь 2015 яңалыклары

  • 20 декабрь 2015 - 13:52
    Чиста сулы, саф һавалы булдык
    Авыл җирендә яшәүчеләргә дә мөмкинлекләр арта, тормыш шартлары яхшыра. Шуңа бәйле рәвештә минем дә ике сөенечем бар... Беренчесе - Кәзкәй авылының, ниһаять, чиста сулы булуы. Чөнки инде бик күп еллар су проблемасы авыл халкының иң зур борчуы булды. Эчәргә яраклы булмавы бер хәл, юынырга да куркыныч иде. Су белән күбрәк...
    437
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 13:03
    Алма агачыннан ерак төшми
    Һәр кешене аның эшләгән гамәлләре буенча бәяләргә мөмкин. Кемнәрдер үз гамәлләре белән дөньяга танылалар, кемнәрнеңдер эш-гамәлләре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Әмма аларның эшләре бик күпләрнең тормышында сүрелмәс якты эз калдыра. Мин дә шундый кешеләрнең берсе турында язып үтәм. Сүзем - Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Фәттахов турында....
    529
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 13:00
    Котлыйбыз!
    Иске Айман авылында яшәүче әтиебез РӘВЕФ ВӘЛИ улы ХАЗИЕВның 19 декабрьдә 60 яшьлек юбилее. Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Без синең тырыш, ярдәмчел булуыңа сокланабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, без - балаларыңның игелеген күреп, әниебез белән парлы гомер итүегезне телибез. Котлы булсын, әти, туган...
    631
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 12:48
    Сагышларны миңа язмыш бирде...
    Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, игътибар һәм ихтирам, игелек һәм изгелек - кешелекнең иң күркәм сыйфатлары. Әйе, бүген тирә-ягыбызда акча, байлык артыннан куып, бу төшенчәләрдән ерак йөрүчеләр еш очрый. Ә шулай да, күпне күргән, ачы язмышка дучар булуларына карамастан, нечкә күңелле, кешеләрне ярата белгән, матур хезмәтләре белән тормышыбызны ямьләгән кешеләр бар әле. Ә...
    714
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 09:08
    Яңа елга – сыйфатлы бүләк
    Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бәйрәм каршылар алдыннан барлык гаиләләр, оешма-предприятие хуҗалары балаларыбызга Кыш бабай бүләкләре әзерләү, балаларның бәйрәмнәрен үткәрү белән мәшгуль. Әмма балага бүләк сайлау бик җиңелләрдән түгел. Бу бүләкнең сыйфатлы да, сәламәтлек өчен зыянсыз да булуы шарт. Бәйрәм алдыннан кибетләрдә иң күп сатыла торган товар - балалар өчен...
    425
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 09:03
    70 яшең мөбәрәк булсын, әти!
    Колын авылында яшәүче кадерле әтиебез МӘҮЛЕТДИН СӘГЪДИ улы ИСЛАМОВка 15 декабрьдә 70 яшь тулды. Әтиебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгысыз-хәсрәтсез көннәр, ап-ак кардай ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның да хәсрәтен күрмичә, әниебез белән тигез гомер кичерүегезне телибез. Кайчан кайтсак, әткәй каршы...
    423
    0
    0
  • 20 декабрь 2015 - 08:36
    Бер тамчы күз яшендә сагыну да, җирсү дә, әти-әнигә хөрмәт тә
    Әти-әнисен күрү, туган авылын сагынуын басар өчен 16 сәгать юл үтә Мәскәүдә яшәүче Хафасә апа. - Авылымның чишмәләре, урманнары, таулары сагындырып төшләргә керә. Җәен курорт кебек бит Мерәстә. Мәскәүдә яшәсәм дә, еш кайтам авылга. Сагынам, бик сагынам. Әтием, әнием янына кайтасым, сөйләшәсем, алар җылысына тиенәсем килә. Мәскәүдән 10 сәгать Казанга,...
    469
    0
    0