Актаныш

25 июнь 2016 яңалыклары

  • 25 июнь 2016 - 17:33
    Актанышта - чыгарылыш кичәсе (ФОТОЛАР)
    Чыгарылыш кичәсе... Бу - олы тормыш юлына чыгар алдыннан 11 ел бергә белем алган сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән соңгы тапкыр җыелу, күңелдәге иң матур теләкләрне җиткерү, рәхмәт сүзләре әйтү, истәлекләр белән уртаклашу, рәхәтләнеп күңел ачу бәйрәме. Бу кичне алар рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Мәктәп тормышы әнә шулай күңелдә матур хатирәләр генә...
    861
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:43
    Татарстанда елан чагуның 26 очрагы теркәлгән
    Быел Татарстанда кара еланнар активлашкан. Май уртасыннан алып бу көнгә инде елан чагуның 26 очрагы теркәлгән. Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина "Татар-информ" агентлыгына җиткерүенчә, зыян күрүчеләрнең бишесе - Казан кешеләре. "Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да еланның табигатькә чыккач һөҗүм итүен җиткерде, - дигән ул. - Мөрәҗәгать...
    617
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:39
    Иске Әлемдә ифтар ашы узды
    18 июнь көнне Иске Әлем авылында изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырылды. Бу мәҗлесне оештырган авылыбызның хөрмәтле кешесе Глүсә Ханованың ташып торган энергиясеннән, иман куәтлегеннән мәчетебезнең эче нурга күмелгәндәй булды. Ураза тотучылар, килгән кунаклар барыбыз да бик сөенеп, хаҗ гамәлен үтәгән вакытта алып кайткан зәм-зәм суы белән авыз...
    702
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:35
    Олы йөрәкле шәфкать туташы
    Кечкенәдән үк ак халат киеп, кешеләрне дәвалау хакында хыялланып үстем, - ди Чуракай авылы фельдшеры Зәнфирә апа Хәсәнова. Хыялы чынга аша кызның. Менә 26 ел инде ул үз җирлекләрендәге халыкның сәламәтлеген кайгыртып яши. Зәнфирә апаның әнисе Расия апа да авылларында 40 ел фельдшер булып эшләгән. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан,...
    1254
    0
    1
  • 25 июнь 2016 - 15:32
    Мәчетле авыл – гомерле авыл
    Күз ачып йомган арада Югары Уръядыда мәчет калкып чыкты, әлхәмдүлилләһ. Аңа ай кую тантанасына барлык авылдашлар, күрше авыл кешеләре, читтә яшәүче якташлар җыелды. Бәхет эзләп, 14 яшендә читкә чыгып киткән Сәйдел Мөхәммәтов тәкъдиме һәм изге күңелле кешеләрнең хуплап алуы белән төзелә ул. Авылдашлары аның изгелеген Аллаһы Тәгаләне зурлавы, туган авылын...
    678
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:20
    "Гамбәрия" мәчетенә ай куелды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
    Актанышта яшәүче мөселман халкы өчен бүген, 24 июнь көнне зур вакыйга булды. Изге Рамазан аенда МТС бистәсендә "Гамбәрия" мәчетенә ай кую чарасы узды. Аллаһ йорты агымдагы елның 9 сентябрендә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Яңа мәчетнең манарасына аен күтәрү чарасына кунаклар да, авыл халкы да күпләп килгәннәр иде. Төзелеш барышында Актанышның...
    615
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:13
    Поезд астына ташланган кыз үзен ничек күмәргә кирәклеген аңлатып хат язып калдырган
    Удмуртиядә социаль челтәрләрдә популяр булган "үлем төркеме " әгъзасы булган 15 яшьле кыз поезд астына ташаланып гомерен өзә. Тикшерү органнары әлеге фаҗигага бәйле тикшерү эшләре алып барганда, кызның үлеме алдыннан язган хатын табалар. Анда ул үзен ничек күмәргә кирәклеге буенча күрсәтмә биргән. Кыз аны күмгәндә туганнарыннан кала башка кеше аны...
    721
    0
    0
  • 25 июнь 2016 - 15:07
    Ике тәгәрмәчле техника – иң куркынычы
    10-20 июнь көннәрендә районыбызда "Мотоцикл" профилактик декадасы узды. Мототранспортларын автоинспекциядә теркәмичә һәм махсус юл йөрү таныклыклары булмаган килеш идарә итүче гражданнарны ачыклау максатыннан оештырылган ункөнлек барышында ЮХИДИ һәм полиция участок вәкилләре тарафыннан барлыгы 6 мотоцикл йөртүче тоткарланды, шуларның берсенең техника белән исерек хәлдә идарә итүе ачыкланды. Бүгенге көндә мототранспорт иң...
    546
    0
    0
Реклама