Актаныш

29 июнь 2016 яңалыклары

  • 29 июнь 2016 - 11:22
    Чыгарылыш кичәсендә
    Бер айга сузылган Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Күпме йокысыз төннәр үткәргән укучылар да, әти-әниләр дә иркен сулыш алды. 25 июнь көнне исә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. ФОТОЛАР БЕЛӘН ТАНЫШ: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4397-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-2-fotolar.html http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4396-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-1-fotolar.html http://www.aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4398-aktanyishta-chyigaryilyish-2016-3-fotolar.html Кич "Яшьлек" мәдәни үзәге аларның шат авазларына күмелде. Бирегә районның XI сыйныфны...
    1097
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 10:53
    Хәтер һәм кайгы көнендә...
    Хәтер һәм кайгы көнендә Актанышта матәм митингы үтте. Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаган яугирләрне, сугыштан кайтып та инде фани дөньядан киткән ветераннарны искә алу өчен Җиңү паркы янына җыелдылар. Митингны "Яшьлек" мәдәни үзәге җитәкчесе, яшь гвардиячеләр әйдәманы Алмазия Хаҗиева алып барды: - 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең...
    640
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 10:40
    МТС бистәсендә яңа мәчеткә ай куелды
    Мөхтәрәм изге рамазан аеның мөбарәк булган җомга көнендә, ягъни 24 июньдә Актанышның МТС бистәсендә Гамбәрия мәчетенә ай куелды. Җомга намазыннан соң, халык бирегә ашыкты. Бу тарихи вакыйгада Актанышта яшәүче мөселман дин кардәшләребез һәм хөрмәтле кунаклар катнашты. ФОТОЛАР: http://aktanysh-rt.ru/tt/component/k2/item/4390-gambәriya-mәchetenә-ay-kueldyi-fotomizgellәr.html Быелгы рамазан аенда районыбызда инде икенче мәчеткә ай куелды. 13ендә Күҗәкә авыл...
    589
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 10:13
    Оялырга кирәк... (ФОТОФАКТ)
    Кайчандыр бу урында чүп савыты тора иде дип, тирә-ягыбызны чүплеккә әйләндерәбезме?!
    581
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 10:08
    Социаль иминият фондының адресы үзгәрә
    Социаль иминият фонды урынын үзгәртә. 1 июльдән ул Актанышның Ленин проспектындагы 106 йортта (элеккеге "Сылу" теш поликлиникасында) эшли башлый.
    620
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 10:03
    Медицина хезмәткәрләре хаклы хөрмәтләнде
    Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан район үзәк хастаханәсе кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Хәмдия Васил кызы Исрафилова - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Мактау кәгазе, поликлиниканың шәфкать туташы Рәсимә Гыйльмегаян кызы Саматова һәм клиника-диагностика бүлеге лаборанты Гөлнур Дөлкәфил кызы Галиева - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты, баш табиб...
    872
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 09:47
    Атна вакыйгалары 23.06.2016
    656
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 07:43
    Кайда ялган аракы саталар, хәбәр ит
    Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә канун бозулар турында өйдән чыкмый гына хәбәр итәргә мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү дә җитә. Һәр ышанычлы мәгълүмат өчен матди бүләкләү каралган. Ялган аракы сатучыларга каршы көрәштә төрле ысуллар кулланыла. Хәзер бу...
    583
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 06:40
    Суга ялгыз кермә икән...
    Республика буенча соңгы бер атна эчендә генә дә 13 суда батып үлү очрагы теркәлгән, шуның 5се - балалар һәм яшүсмерләр үлеме. Безнең районда да 15 июнь көнне Чөгәнә күленә төшкән 33 яшьлек ир-ат суга кереп киткән җиреннән кире чыкмый. Кем белә, бәлки айнык булса, аның белән бу хәл килеп тә...
    605
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 06:32
    1нче июльдән 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана
    Тиздән 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башлана, ул Россия Федерациясе территориясендә 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр булачак. Авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе вакытында исәпкә алу битләрендә булган сорауларга җаваплар бирергә туры киләчәк. Сораулар арасында алдан җаваплар әзерләнергә тиешлеләре дә бар, мәсәлән, җир кишәрлекләренең гомуми мәйданы турында...
    832
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 05:51
    Хезмәттәшебез хөрмәтләнде
    Күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен 50 яшьлек юбилее уңаеннан Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге хисапчысы Дәлия Әзһәр кызы Минһаҗева "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Мактау кәгазе һәм район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
    573
    0
    0
  • 29 июнь 2016 - 05:34
    Кара елан чакса, нишләргә?
    Июнь ае кызу килү сәбәпле, татарстанлыларны гади кара елан (гадюка обыкновенная) чагу очраклары арткан. Табигать кочагында ял итүчеләрне дә, җиләк җыючыларны да бу афәт сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә. Быел гади кара елан Балык Бистәсе, Тәтеш, Буа районнарында аеруча еш очрый. Тик бу җирлекләрдә генә...
    1132
    0
    0
Реклама