Хөрмәтле актанышлылар!
Һәр елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата һәм территорияләрне чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә шундый зур өмә 30 сентябрь - җомга көнгә билгеләнде.
Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да изге җомга көнендә игелекле гамәл кылырга - көзге өмәдә актив катнашырга, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә көчегездән килгәнчә тырышырга чакырам....