5 октябрь 2021 яңалыклары
-
5 октябрь 2021 - 17:05«Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» турындаз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 20 нче октябренда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә һәм районнардагы территориаль булекләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булегендә (Актаныш авылы Ленин проспекты 61 нче А йорт адресында) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.
-
5 октябрь 2021 - 16:07“АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ” газетасына 4-14 октябрь аралыгында ташламалы язылырга ашыгыгыз!“АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ” газетасына 4 – 14 октябрь аралыгында ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге бар.
-
5 октябрь 2021 - 15:26«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Чулпан Шәрипова уңыш серләрен ача"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле мәгариф учреждениесенең туган теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил Кызы бу уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Хезмәт уңышларына ирешкән укытучы Актаныш телевидениесе әзерләгән сюжетта уңыш серләрен ача.
-
5 октябрь 2021 - 13:26Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин вафатБалык Бистәсе районының элеккеге башлыгы Равил Хәйруллин коронавирус белән хастаханәдә яткан булган.
-
5 октябрь 2021 - 13:22Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачакФедераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина республикада Бөтенроссия халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясатканын яисә авырып терелгәнен әйтте.
-
5 октябрь 2021 - 11:30БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН, ХӨРМӘТЛЕ УКЫТУЧЫЛАР: Районкүләм укытучылар көнендә алдынгы остазлар хөрмәтләнде (Исемлек+фотолар)Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары бүләкләренә лаек булган мөгаллимнәр районкүләм укытучылар бәйрәмендә хөрмәтләнде.
-
5 октябрь 2021 - 11:25Укытучылар көнендә республикакүләм август конференциясе кысаларында нәшер ителгән китап-җыентык, методик кулланма авторлары хөрмәтләнде (Исемлек+фотолар)Яшь шагыйрь, язучыларыбыз иҗаты белән шөгыльләнгән безнең өчен зур кыйммәткә ия булган якташ-шагыйребез Илфак Ибраһимов алып барган әдәби түгәрәк, укучыларыбыз, укытучыларыбыз иҗатын туплаган “Актаныш басмалары”, “Илһам иле – Актанышым” китаплары, районыбыз авыллар һәм нәселләр тарихын чагылдырган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән чыгарылган “Милли-мәдәни мирасыбыз Актаныш”, районыбыз мәгърифәт тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган “Актаныш – мәгърифәт, мәдәният мәйданы” киләчәк буын өчен зур мирас.
-
5 октябрь 2021 - 11:20Онытмагыз- атна ахырында өмә!8,9 октябрь көннәрендә оешма-предприятие территорияләрен, оешмаларга беркетелгән участокларны яфрактан арындыру өмәләре узачак.
-
5 октябрь 2021 - 11:154 октябрь көнне оешма-предприятиеләр арасында районкүләм волейбол ярышы башланып китте (+фотолар)4 октябрь көнне оешма-предприятиеләр арасында районкүләм волейбол ярышы башланып китте (+фотолар)
-
5 октябрь 2021 - 10:32Район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш телевидениесе җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Гөлназ Шиһабетдинованы бүләкләдеБүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш телевидениесе җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Гөлназ Шиһабетдинованы “Фидакарь хезмәт өчен медале” белән бүләкләде.
-
5 октябрь 2021 - 10:28АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев выполнило диагностику около 2,7 тыс. км трубопроводовАО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги диагностического обследования магистральных трубопроводов за 9 месяцев. С января по сентябрь 2021 года продиагностированы участки магистральных трубопроводов общей протяженностью около 2,7 тыс. км. Работы выполнялись на территории Республик Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Пермского края, Кировской, Самарской и Свердловской областей.
-
5 октябрь 2021 - 10:17Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызның хөрмәтле өлкәннәрен бәйрәм белән котладыБүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан районыбызның иҗтимагый тормышында саллы өлеш керткән шәхесләрне котлады.
-
5 октябрь 2021 - 09:17Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясен үткәрүдә фидакарь хезмәте белән үз өлешләрен керткән райондашлар хөрмәтләнде (Исемлек+фотолар)19-20 август көннәрендә районыбызда үткәрелгән республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасында заманча мәгариф-һәркем өчен мөмкинлекләр киңлеге” республика август киңәшмәсе районыбыз мәгърифәтен һәм мәдәниятен, мәгариф структурасын, белем, тәрбия эчтәлеген күрсәтергә зур мөмкинлек бирде.
-
5 октябрь 2021 - 08:30ХӨКЕМ КАРАРЫ ЧЫКТЫ: Актаныш районы гражданы машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калды1 октябрь көнне Актаныш районы гражданы Шәрипҗанов Нияз Илфак улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.